Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә иминлеге нәселдән киләме?

– Гаилә корганда ике якның да нәселен белеп өйләнешергә кирәк, – дип сөйләде Казан шәһәренең Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә узган чарада.

Биредә Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» кысаларында «Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары» темасына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Җыелышта Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм ЗАГС идарәсе вәкилләре чыгыш ясады. Шулай ук кунакларны «Иске шәһәр» префектурасы» префекты Айрат Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов та сәламләде.

 


Видео: «Апанай» мәчете матбугат хезмәтеннән 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ