«Гаилә һәм мәктәп» журналына җаваплы мөхәррир эзлибез
Тату, шәп коллективыбызга шундый ук шәп хезмәткәр кирәк.Башкарырга тиешле вазыйфалары: Авторлар тарафыннан әзерләнгән материалларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп эшкәртү, бастыруга әзерләү буенча эшн...
Тату, шәп коллективыбызга шундый ук шәп хезмәткәр кирәк.
![WhatsApp Image 2018-08-16 at 15.56.28](http://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2018/08/WhatsApp-Image-2018-08-16-at-15.56.28-500x375.jpeg)
![WhatsApp Image 2018-08-16 at 15.56.28](http://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2018/08/WhatsApp-Image-2018-08-16-at-15.56.28-500x375.jpeg)
Башкарырга тиешле вазыйфалары:
- Авторлар тарафыннан әзерләнгән материалларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп эшкәртү, бастыруга әзерләү буенча эшне оештыру һәм контрольдә тоту.
- Журнал бүлекләре эшен, билгеләнгән планны үтәүне тикшерү.
- График буенча тулы басма материалны типографиягә вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшыруны оештыру.
- Журнал өчен материалларны сайлап алу.
- Мәгариф, тәрбия һәм сәламәтлек саклауга багышланган хәбәрләр, интервью, аналитик мәкаләләр әзерләү.
- Татар телендәге текстларны әдәби яктан эшкәртү һәм редакцияләү
Кандидатка таләпләр:
- Татар телен камил белү
- Югары белем (педагогика, филология, журналистика)
- Грамоталылык
- Бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе: 3 елдан алып
- Хәбәри, аналитик жанрда мәкаләләр язу тәҗрибәсе
- Портфолио булу мәҗбүри
Шартлар:
- Мавыктыргыч эш, иҗади коллектив
- Иҗат һәм карьера ягыннан үсеш мөмкинлеге
- РФ хезмәт кодексы буенча теркәлү
- Хезмәт хакы очрашып сөйләшү вакытында билгеләнә
Кызыксынучылар (843) 222-09-99 (өстәмә рәвештә 1566 яки 1600 саннарын җыясы) номеры буенча шалтыратырга яисә magarif@bk.ru адресы буенча элемтәгә керсен.
Комментарийлар