Логотип Магариф уку
Цитата:

Галиәсгар Камалның 145 еллыгына түгәрәк өстәл оештырды

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галиәсгар Камалның 145 еллыгына түгәрәк өстәл оештырды.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлен оештырды. Түгәрәк өстәл утырышында «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

«Әлеге түгәрәк өстәлдә алга таба күтәреләчәк мәсьәләләр турында сөйләшергә җыелдык. Барыбызга да якын булган, татар халкының тормышында ХХ йөз башы мәдәниятебездә гаять зур урын алып тора. Шәхесләребез аны үстерүдә, баетуда бик күп юнәлештә эшләгән. Галиәсгар Камал – татар дөньясында театр белән бәйле күпкырлы шәхес. Аны әдип буларак өйрәнү һ.б. мәсьәләләрне сөйләшүләр аша яңа караш булдырырга, тирәнрәк, киңрәк итеп якын килергә телибез. Татар дөньясы тарихында бик күп юнәлешләрдә тирән эз калдыруы турында яңадан сөйләшергә кирәк», – диде институтның директоры Ким Миңнуллин.

Түгәрәк өстәл ачылышында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова фикеренчә, Галиәсгар Камал исеме –  татар укучылары, язучылары арасында иң билгеле шәхесләрнең берсе. «Моңа аның драматург булуы зур йогынты ясаган. Татарстанда Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектакле куелмаган татар сәхнәсе юктыр. «Беренче театр» –  чынлап та, драматургиянең бер җәүһәре. «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» кебек әсәрләре театрның нигезен тәшкил итә, алар бүгенге көнгәчә сәхнәдә уйнала, бүген дә актуаль», –  диде ул.

«Галиәсгар Камалны күп кеше драматург буларак кына белә. Ул  – татар журналистикасына да зур өлеш керткән, аны үстергән шәхес. Аның журналист буларак эшчәнлеге, шулай ук бик кызыклы һәм өйрәнүгә лаек, җәмәгатьчелеккә җиткерелергә тиеш. Моннан тыш, Галиәсгар Камал рәссам, иллюстратор да булган. Газета-журналларга каллиграф буларак та үз өлешен керткән.

Аның сүзләрендә, Татар дәүләт академия театрына Галиәсгар Камалның исеме бирелүе – драматургка бирелгән зур бәянең нәтиҗәсе. «Заманында мин Татарстан китап нәшриятында Рәис Даутов белән бергә эшләдем. Ул – Галиәсгар Камалның кияве. Рәис Даутов белемле, тирән фикерле мөхәррир иде. Аның хатыны Диләрә апа Галиәсгар Камалның оныгы була», – диде Илсөяр Иксанова һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламен җиткерде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ