Логотип Магариф уку
Цитата:

Гасыр яшьтәшләрен котладылар

Азнакайның иң өлкән 100 яшьлек ветеран укытучылары берсенең үкчәсенә икенчесе баса килгән Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Зөлфия Солтангир кызы Гыйләҗева аларны Азнакайда яшәүче Россия Федерациясе мәгариф отличнигы Мария Кривуляк һәм Мәлбагыш авылында гомер итүче Таһира Асанованы өйләренә барып тәбрик итте.

Мария Михайолвна Темирязов исемендәге Уфа дәүләт институтын  тәмамлап азмы-күпме туган ягы Башкортстанда хезмәт чыныгуы алганнан соң, Татарстанга килеп, 1952-57 елларда Бавлының 4 нче мәктәбендә укыта. Аның шуннан соңгы хезмәт юлы кара алтын төбәге булган Азнакай районы белән бәйле. Җитәкче кадрлар инспекторы һәм  бер үк вакытта “Азнакайнефть” идарәсенә караган балалар бакчалары инспекторы булып эшләп алганнан соң ул 1962-1979 елларда Азнакайның 4 нче урта мәктәбендә география укыта. Бер үк вакытта  мәктәптә  төбәкне өйрәнү  музеена нигез сала. Мәктәп тарихы, районның билгеле шәхесләре турында шактый бай мәгълумат туплана анда. Ветеран укытучы ире Николай Никитович  белән  ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар да әти-әниләренең эшен дәвам итеп, тормышларын нефть төбәге белән бәйли. 

Гомер буе  башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән  Таһира Бариевна  исә Бөгелмәдәге укытучылар әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң  Балтач мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәргән. 1944 елдан ул инде  Түбән Якый һәм Мәлбагыш мәктәпләрендә. Шушында тормышка чыгып,  сугыш ветераны  Галимҗан Сабирҗанов белән дүрт  бала тәрбияләп үстерәләр. 45 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы әле бүген дә Мәлбагыш урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә. Алай гына да түгел, "Ел хатын кызы -2024" республикакүләм бәйгесенең    иҗтимагый тормышта актив катнашырга, шул исәптән ветераннарны яшьләр белән эшләргә җәлеп итәргә ярдәм итүче хатын-кызлар арасында уза торган «Өлкән яшьтәге героиня» номинациясе җиңүчесе дә  әле ул! Казанда узган бүләкләү тантанасында ветеран укытучыны залдагыларның басып алкышлавы һич кенә дә  гаҗәп түгел.

Бу арада мәктәп директоры Эльмира Миннияр кызы Баһманова гасыр кичкән ветеран укытучыны мәктәпкә чакырып үзләренең биолабораторияләрендә клонлаштырып үстергән агач үсентесен балалар белән бергәләшеп  мәктәп бакчасына  утырту нияте белән йөри. Бу инде мәктәпнең ян бакчасында Таһира ханымның үз агачы үсәчәк дигән сүз.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ