Логотип Магариф уку
Цитата:

Геройлар хөрмәтенә агачлар утыртабыз

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Татарстанда 4 майда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Исегезгә төшереп узабыз, «Быел «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кечкенә юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасында ул бишенче тапкыр үткәреләчәк, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – 4 ел эчендә акциядә 83 мең кеше катнашты, алар 3,5 миллион үсенте утыртты. Волонтерлар туган республикабыз экологиясе турында кайгыртуга зур өлеш керттеләр. Барыбызны да, быел да үз героебыз хөрмәтенә агач утыртып, акциягә кушылырга чакырабыз».

Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Бөреле җәнлек совхозы поселогы янында, Биектау районы Семиозерка авылында, Лаеш районы Тарлаш авылы янында һәм Матюшино авыл җирлегендә  узачак. Әлеге мәйданчыкларда утырту өчен 50 мең чыршы, нарат һәм карагай үсентесе әзерләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Акция 10:00 сәгатьтә башланачак. Көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

Игътибар итегез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1,5 млн үсенте утыртылыр дип көтелә.

Акциянең кайчан һәм кайда уздырылуы турында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең рәсми сайтында белергә мөмкин: https://садпамяти2024.рф.

#БессмертныйПолк #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

Фото: Эльмира Гайнетдинова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ