Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Камал театры октябрьдә яңа бинага күчә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 119 сезонын 23 август көнне ачып җибәрәчәк. Быелгы сезон иске бинада ачыла һәм бу бинада соңгы ачылган сезон булып та тарихка кереп калачак.

«Безнең өчен бу бик җаваплы да, моңсу да, – ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.– Киләсе   юбилей сезоны яңа бинада ачылыр. Чөнки октябрь ахырында без яңа бинага күчәргә тиеш».

 Режиссер бүген журналистларга яңа сезонда, яңа бинада тәкъдим ителәчәк премьералар белән таныштырды. 119 сезонда Россиянең иң борынгы милли театры тамашачыларын төрле спектакльләр көтә. Шуларның берсен режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштерәчәк.  “Әлфия Афзалова. Мәңгелек юл” музыкаль спектакленең пьеса авторы Резеда Гобәева. 


Әскар Галимов Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен сәхнәгә чыгара. Фәрит Бикчәнтәев Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” музыкаль драмасын һәм Г.Камалның “Бәхетсез егет” әсәрләрен сәхнәләштерә. Моннан тыш, Илгиз Зәйниевнең “Су анасы” спектакле премьерасы көтелә. Төрек режиссеры Мостафа Куртның төрек драматургы Гюнгер Дилменның “Тере маймыллар белән Ресторан” пьесасы буенча «Сары елга»  татар тамашачысы күңеленә хуш килер. Әлеге спектакль яңа бинаның “Шәрык” залында тәкъдим ителәчәк.
 Театрның яңа бинасында дүрт зал булачак һәм бу залларның һәрберсендә төрле тамашалар оештырылырга һәм күрсәтелергә тиеш. Театр читтән килгән иҗади проектларга да ачык булуларын ышандыра. 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ