Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллы дәүләт педагогика университетында ректор сайлаулары узды

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында хезмәткәрләр һәм студентлар конференциясе үтте.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында хезмәткәрләр һәм студентлар конференциясе үтте. Көн тәртибенә бер сорау – альтернатив нигездә ректор сайлауларын үткәрү мәсьәләсе каралды, дип хәбәр итә университетның матбугат бүлеге. Ректор вазифасына ике кандидат тәкъдим ителде: гамәлдәге университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм педагогика фәннәре кандидаты, укыту-методика бүлеге мөдире Татьяна Гарнышева.

Кандидатлар һәрберсе делегатлар каршында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты үсеше программасы белән чыгыш ясады. Өстәвенә, Әлфинур Галиәкбәрова үз чыгышында 5 еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. 

Ректорны конференция делегатлары яшерен тавыш бирү юлы белән сайлады. Нәтиҗәдә делегатларның 98 проценты Галиәкбәрова өчен тавыш бирде. Ректор вазифасында ул тагын 5 ел булачак. 

“Безнең университетның потенциалы зур, алда мөһим бурычлар тора. Бердәм, тату команда белән барысына да ирешербез дип уйлыйм. Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт”, – дип белдерде үз мөрәҗәгатендә ректор. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ