Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр көне гаилә темасына багышланачак

Быел Татарстанда Яшьләр көне 29 июньдә бәйрәм ителә. Казанда Яшьләр көнен үткәрүнең төп мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы.

–    Һәр ел  июньнең соңгы шимбәсендә без Бөтенроссия Яшьләр көнен билгеләп үтәбез. Республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр өчен төрле кызыклы һәм файдалы активлыклар узачак. Быел фестивальнең төп темасы Россиядә Гаилә елына багышланган. Максат  – төрле буыннарны берләштерү. Фестиваль чын гаилә бәйрәме булачак. Биредә яшьләр дә, өлкәннәр дә күңелләренә хуш килгән дәресләр таба алачак, – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

Исегезгә төшерәбез: Яшьләр көне беренче тапкыр 1958 елда билгеләп үтелгән була.

Казанда узачак бәйрәм сигез теманы колачлаган  мәйданчыкларны берләштерәчәк: «Иҗат белән бергә»: иҗади яшьләр чыгышы, мастер-класслар, фикер лидерларыннан ачык микрофоннар;

«Белем белән бергә»: белем бирү лекцияләре һәм мастер-класслар;
«Яңа белән бергә»: блогерлык буенча мастер-класслар, контент булдыру һәм социаль челтәрләр белән эшләү өчен зоналар;
 «Үз эшең белән бергә»: яшь эшмәкәрләр маркеты, акселератор Росмолодежь.Грантлар;
«Ватан белән бергә»: партнерлык чаралары һәм акцияләре;
«Карьера белән бергә»: карьера консультацияләре, вакансияләр ярминкәсе, әңгәмәләр, профессиональ карьера конкурслары һәм проектлары презентациясе;
 «Актив яшәү рәвеше белән бергә»: контестлар, мастер-класслар, күрсәткеч чыгышлар, турнирлар һәм чемпионатлар;
«Яхшылык белән бергә»: волонтерлык акцияләре, ирекле проектлар һәм оешмалар зоналары.

Ә спорт программасы кысаларында фестивальдә самокат, воркаут, стритбол, роликлар, паркур, волейбол, теннис һәм джиу-джитсу буенча контестлар (ярышлар) планлаштырылган. Шулай ук «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында BMX буенча Россия чемпионаты һәм 3х3 баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак.

Яшьләр фестивале концерт программасы һәм музыкаль хедлайнер чыгышы белән тәмамланачак. 

      Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ