Логотип Магариф уку
Цитата:

«Игелек атнасы» акциясендә 120 меңнән артык кеше катнашкан

Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» кысаларында узган хәйрия ярминкәләрендә 133 белем бирү оешмалары катнашкан.

Акциягә кушылган 120 меңнән артык кеше ярдәме белән барлыгы 8 млн сумнан артык акча җыелган.
ТР башкаласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, 12 нче һәм 80 нче мәктәпләрнең изге эшләре аеруча игътибарга лаек. Алар Иске Татар бистәсендә зур ярминкә уздырганнар. Товарларны сатудан тыш, укытучылар, укучылар мастер-класслар, концерт оештырганнар.
Башкаланың 189 нчы «Заман» гимназиясе көзге ярминкәне шулай ук үзенчәлекле итеп оештыруы белән аерылып тора. Биредә мастер-класслар, конкурслар, аттракционнарда казанлылар бик теләп катнашкан. Мәктәп укучылары, ата-аналар үзләре ясаган кул эшләнмәләре сатылып беткән, дияргә була.
Ярминкәдә активлык күрсәткән «Карлыгач» 332 нче балалар бакчасын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар кунакларны хуш исле коймак белән сыйлаганнар, биеп, җырлап бирегә җыелган халыкның кәефен күтәргәннәр.
Җыелган акча йорт хайваннары приютларына, хәйрия фондларына, махсус балалар өчен җиһазлар сатып алуга юнәлтеләчәк. Әмма моны һәр мәктәп үзе хәл итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ