ИГЪТИБАР! “Авыл укытучысы” конкурсында катнашу турында сертификат алу вакыты озайтылды
"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесендә катнашучыларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, "Мәгариф" журналы редакциясе әлеге бәйгедә катнашканлык турында сертификат бирүне 20 көнгә озынайтты. Сертифик...
"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесендә катнашучыларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, "Мәгариф" журналы редакциясе әлеге бәйгедә катнашканлык турында сертификат бирүне 20 көнгә озынайтты.
Сертификат “Авыл укытучысы-2014” бәйгесендә катнашуны раслый. Аңа “Мәгариф” журналы редакторы имзасы куела, мөһер сугыла. Конкурс Нигезләмәсенең 2.2.6 пунктында күрсәтелгәнчә, әлеге таныклыкны алу өчен конкурста катнашучы, редакциягә мөрәҗәгать итеп, таныклыкны ясау һәм почта чыгымнарын үз өстенә алырга тиеш. Сертификатны ясау һәм Татарстан Республикасы буенча почтадан җибәрү чыгымнары – 250 сум, редакциягә килеп үзләре алып китүчеләр өчен 200 сумны тәшкил итә. Түләү банкта яки журнал редакциясендә башкарыла.
Комментарийлар