Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике буын цифрлы чемпионатта көч сынаша

9 июнь көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Хикмәт» — «Буыннар бәйләнеше» («Связь поколений») республика чемпионаты башланып китте.

Татарстанның 45 районыннан 180 катнашучы, муниципаль сайлау турын үтеп, финалга узган иде. Катнашучылар – 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар, 14 яше тулмаган оныклары белән гаилә командасы булып, цифрлы сервисларда осталык буенча көч сынаша.

Бәйге шарты буенча мәктәп укучылары әби-бабайларына заманча кушымталарда эш итәргә ярдәм итәргә тиеш. Табибка язылу, дәүләт порталында түләүләр, ясалма фәһем, Макс мессенджеры белән эшләү – командаларга әнә шундый мәсьәләләрне хәл итү бурычы куелды.

Катнашучыларның иң яшенә – тугыз, ә иң өлкәненә 84 яшь. Чемпионатта барлыгы 780 кеше катнаша.

Җиңүче команда Татарстан данын Рязань шәһәрендә узачак компьютер көрәшендә яклаячак.

10 июнь көнне 

«Ватанны саклаучы» номинациясендә 14 хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты. Казаннан Рәсүл Таспенов җиңүче булды.

Фото Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,

мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгыннан алынды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ