Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике чор кисешәчәк: Әлфия Авзалова һәм хәзерге буын башкаруындагы җырлар

15 декабрь 18:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында «Кайтаваз. Әлфия Авзалова»дип исемленгән концерт узачак. Программада үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Әлфия Авзалова җырлары һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа композицияләр яңгыраячак.

Әлеге чара Әлфия Авзалова фонды һәм “Калеб” яшь буен җыены тарафыннан оештырыла.

 – Тамашачы концертта элек Әлфия Авзалова чорында нинди җырлар башкарылганын һәм аларның бүген «Калеб» лабораториясендә ничек тәкъдим ителгәнен ишетә алачак. Чыннан да ике чор арасында охшашлыклар күп. Без әлеге проектның киләчәктә  башка шәхесләребез аша да дәвам итәр дип өметләнәбез, –  дип билгеләп үтте Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Чыгыш ясаучылар арасында:  Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ