Ике мәктәп һәм ике укытучы Р. Фәхретдин һәм К. Насыйри исемендәге премияләргә лаек булды
Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел форумында татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән мәктәпләрне һәм татар теле укытучыларын бүләкләделәр. Татарстан мәгариф һәм фән министры Р...
Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел форумында татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән мәктәпләрне һәм татар теле укытучыларын бүләкләделәр. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов зур сәхнәдән Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри исемендәге премия ияләрен атады.
Дәүләт бүләге җиңүчеләре белем учаклары һәм тәрбияче, укытучылар арасында билгеләнде. Нәтиҗәдә, Каюм Насыйри ис. премиягә Лаеш районы Пәрәү урта мәктәбе һәм Казанның Совет районындагы 415 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кафия Закирова лаек булды.
Ризаэтдин Фәхретдин ис. премия быел Казанның Яңа Савин районында урнашкан 113 нче татар-рус мәктәбенә тапшырылды. Укытучылар арасында мәртәбәле премиягә Казанның 96 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Тарһанова лаелы булып танылды.
Искщртеп үтик, премияләр республиканың алдынгы педагогларына, мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, яшь буынны укытуда, тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә һәм милли мәгарифтә ирешкән казанышлары өчен бирелә.
Комментарийлар