Логотип Магариф уку
Цитата:

«Икеле» һәлакәт түгел

«Мәктәпләрдә балаларга «икеле» куюга ничек карыйсыз?» – дигән сорауны соңгы елларда психологларга каләм әһелләреннән еш ишетергә туры килә. Укытучыларга аны бераз үзгәртебрәк,«Балаларга «икеле» куярга...

«Мәктәпләрдә балаларга «икеле» куюга ничек карыйсыз?» – дигән сорауны соңгы елларда психологларга каләм әһелләреннән еш ишетергә туры килә. Укытучыларга аны бераз үзгәртебрәк,«Балаларга «икеле» куярга яратасызмы?» – дип бирәләр. Ата-аналардан исә: «Балагыз «икеле» алып кайтса, йөрәгегез әрниме?» – дип, ачыктан-ачык сорыйлар.

Кемнәрдән генә сорасак та, алар мәктәптә балаларның белемен бәяли торган 5 баллы системада «икеле»нең иң начар билге булуын яхшы белә. Кибеттән һәркемнең матур кием, тәмле ризык аласы килгән кебек,мәктәптә дә һәркемнең яхшы билге аласы килә торгандыр. Кешенең психологиясе тормышка тумыштан шулай яраклашкан. Әмма кием белән билгене бер үзенчәлек аера. Киемнең яхшысын акчага карап бирәләр, билгене белемеңә карап куялар. Бу – аксиома. Берни белмәгән көенә, мәктәптә балага укытучы берничек тә яхшы билге куя алмый, чөнки мәктәп – нәкъ менә укучылардагы белемнең бәһасен бәяли торган урын. Әмма соңгы елларда күпләр, балаларның укуга мөнәсәбәте үзгәрде, укуга карата дәртләре сүнде, дип сөйли башлады. Шул ук сүзләр белән бер үк яссылыкта, балалар дөньясына битараф булмаган халыкта: «Икеле» куеп, аларның ныгымаган психологиясен иртә яралыйбыз түгелме?» – дигән кызгану да калкып чыкты. Әлеге фронтта тир түгеп хезмәт куючыларга нишләргә соң? Мәктәптән кайткан саен, баласының көндәлегендәге «икеле»ләреннән күзләре яшьләнгән анага ничек ярдәм итәргә? Укытучыга, дәрес саен белем таләп итеп, укучысы көндәлегенә «бишле» яки «икеле» тезәргәме, анага, баласының йөрәген саклау өчен, көннәрдән бер көнне яхшы укый башлавын көтәргәме? Шундый уйлар белән психолог Солтания ГАТАУЛЛИНАга мөрәҗәгать итәргә булдык.

БЕЛЕМ ӨЧЕНМЕ, ТӘРТИП ӨЧЕНМЕ?


– Әгәр бала даими рәвештә начар билгегә укымый икән, сирәк-мирәк «икеле» һич тә һәлакәт түгел. Шул ук вакытта начар билгене беркайчан да игътибарсыз калдырырга ярамый. «Икеле» алуның сәбәпләре бик тә төрле: ул, баланың материалны начар үзләштерүеннән башлап, аның үз-үзен тотышына, укытучының кәефенә бәйле булган башка сәбәпләрне үз эченә алырга мөмкин. Мисал өчен, быелгы уку чорында укытучыдан зарланып килгән бер ана турында сөйләп үтәргә телим.
«Минем улым мәктәптә «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә укый иде, – дип сөйләп китте бу. – Әмма берзаман «алтын» улым дәүләт имтиханы бирергә тиешле фәннән берничә тапкыр «икеле» алып кайтты. Без өйдә бик тә гаҗәпләндек. «Нәрсә булды икән моңа?» – дибез инде. Үзеннән сорап карыйбыз – дәшми. Шуннан мин әлеге укытучы янына киттем һәм улымның «икеле» алу сәбәбен беләсе килүемне әйттем. «Улыгыз фәнне яхшы белә, әмма белүенә бик масая, – диде укытучы. – Бер дәрестә «бишле» алса, алдагысына әзерләнеп килми. Ул гына түгел, дәрестә тавышланып, теләсә нәрсә сөйләп, дәрес алып барырга комачаулап утыра, чөнки үзеннән бер-ике дәрес үтмичә сорамасымны белә. Ул тәртипсезләнгән көнне дәрес азагында мин аннан юри сорадым, чөнки сабакташларыннан һәм миннән ачыктан-ачык көлеп утыруы аермачык иде. Ә ул, нәкъ мин көткәнчә, җавап бирә алмады, нәтиҗәдә мин аңа «икеле» куйдым». Ана укытучыдан, әлеге дәресне кабат тапшыру шарты белән, әлеге «икеле»не төзәтүен сорый. Укытучы яхшы педагог булып чыга һәм, ананың үтенеченә каршы килмичә, малайдан әлеге дәрес буенча имтихан ала һәм «икеле»не «биш»кә төзәтә. Мин анага улындагы масаю гадәтен бетерү кирәклеген әйттем. Ул сыйфатның аңа киләчәктә шәхес булып җитлегергә бик нык комачаулаячагын аңлаттым. Укытучы «икеле»не баланың теманы белмәве өчен генә түгел, үз-үзен тотышы өчен дә куйган. Мондый очракта әлеге хәлгә нәрсә сәбәп булуын ачыклау зарур. Аны укытучы белән бергәләп тикшерү файдага булачак. Бу хәл яңадан кабатланмасын өчен, балага мәктәптә үзен ничек тотарга кирәклеген аңлату да мөһим. Шул ук вакытта укытучыларның «икеле»не белем өчен түгел, тәртип өчен кую белән мавыгуларын хупламас идем.


БИЛГЕ ӨЧЕН ХИСАП


– Баланың көндәлеген ул мәктәптән кайткан саен карап, күзәтеп барырга кирәкме? Җәмгыятьтә яшәгән һәр кеше, кем булуына карамастан, хисап тотарга өйрәнергә тиеш. Укучы – укытучы, солдат – командир, министр Премьер- министр алдында җавап бирә. Сабый чакта үзебез дә шул мәктәпне үттек. Әмма бу күзәтү баланы эзәрлекләүгә кайтып калырга тиеш түгел дип беләм.
– Күзәтчелек итү кирәк, әлбәттә. Әмма көн дә түгел, атнага бер тапкыр да җитә. Юкса аның уку нәтиҗәләренә битараф карый башлавын көт тә тор. Шул ук вакытта «икеле»се өчен орышырга һәм җәза бирергә дә кирәкми. Начар билге аны болай да башкалар арасында үз-үзенә кимсенеп карарга мәҗбүр итә инде. Сезнең тискәре реакциягез баланың кимсенү тойгысын көчәйтәчәк кенә. Көндәлекне тикшерү аның «икеле»ләрен эзәрлекләүгә кайтып калырга тиеш түгел, дип бик дөрес әйттегез.
Бала мәктәптән «икеле» алып кайткан очракта, без, ата-аналар, һәммәбез дә канәгатьсезлек тоябыз. Һәр ата-ана үзенең тормышка ашмаган хыялына балалары аша ирешергә тели. Аның һәрвакыт уңышлы нәтиҗәләргә ирешүен көтү – моның ачык мисалы. «Икеле» алулар башка кабатланмасын дип, әти-әниләр сабыйларын орышалар, психик һәм физик җәзага тарту очраклары да булгалый. Ләкин мондый чаралар чынлап торып ярдәм итәрме соң? Әйдәгез, бу вакытта балагызның үзен ничек хис итүе турында бергәләп уйлашыйк әле. Мондый хәлдә үзегезнең яшьлегегезне искә төшерү дә җитә. Мәктәптә беренче тапкыр «икеле» алганда, сез нәрсә кичердегез? Мөгаен, «икеле» хакында әти-әниләрегез белгәч, йөрәгегез оят, курку һәм кайгы-хәсрәт хисләре тойгандыр. Килешәсездер: мондый хис-кичерешләр, борчылулар–бала өчен инде болай да шактый кырыс җәза.
«Икеле» алган өчен балагызны әрләп, сез аның хата җибәрүдән куркуын арттырасыз гына. Ул мәктәптәге өлгерешкә берничек тә ярдәм итми, яңа уңышсызлыкларга гына китерә. Җәза бирүегездән куркып, бала сездән начар билгеләрен яшерергә керешә. Бер «икеле» аркасында купкан җәнҗал уку белән җитди проблемаларга гына түгел, гаиләдә дә ышанычны югалтуга китерергә мөмкин.
«Икеле»гә дөрес реакция бары тик бер генә булырга мөмкин: бала белән ситуацияне тыныч кына хәл итеп, аңлашып, фикер алышу.
Әгәр дә «икеле» хаталы әзерләнгән өй эше, тикшерү эше яки такта янында бирелгән җавап өчен алынган булса, улыгызга яки кызыгызга яхшырак әзерләнергә нәрсә комачаулавын ачыкларга кирәк. Дөрес җавапны белмәгәнме, әллә моның сәбәбен игътибарсызлык һәм дулкынлану тудырганмы? Әгәр кирәк икән, үз юлыгызны тәкъдим итегез. Ләкин шуны онытмагыз: ярдәм итү бала өчен дәрес әзерләп бирү түгел. Беркайчан да әзер җаваплар бирмәгез, ләкин улыгызга мөстәкыйль рәвештә чишелеш табарга юл ачыгыз. Истә тотыгыз: балагызның уңышсызлыгына булган реакциягездән аның киләчәктә күңелсезлекләргә, каршылыкларга карау рәвеше формалаша. Аңа: «Сарык, надан, кемгә охшап тудың болай аңгыра булып», – дип кычкыра башлавыгыз белән сез аның эчке дөньясын рухи яктан имгәтеп бетерәсез. Аңа көч, дәрт биреп торыгыз, ышаныч күрсәтегез, каршылыклар аша гына көчле рухлы шәхес була алуны аңлатыгыз.
Балагызның нинди билге алуына карамастан, аны ничек бар, шулай яратуыгызны күрсәтегез. Шуны аңларга ирек бирегез: «икеле» һәм «бишле»ләр – өлгереш билгеләре генә, алар ул яки кызыгызны шәхес буларак ачмый әле.


«ИКЕЛЕ»СЕЗ УКЫП БУЛАМЫ?


– «Икеле»ләрсез укырга мөмкинме? – дип, психологка соңгы соравымны бирәм.
– Мөмкин. «Икеле» куймаган мәктәптә «икеле»сез укырга мөмкин.
Россиядә мәктәп укучыларының 79 проценты уңышсызлык аркасында стресс кичерә. Мондый «югары» күрсәткеч мәктәп, укыту системасындагы хаталар белән аңлатыла. Анда билге белем чагылышы түгел, уңыш үлчәме булып санала. Укытучылар отличникларны мактыйлар, аларны үрнәк итеп китерәләр, начар укучыларны хурлыйлар. Балалар сабакташлары тарафыннан да кимсетелә, ахыр чиктә, үзләрен җәмгыятебезгә кирәксез шәхес итеп хис итә башлыйлар. Үз-үзләренә кул салу очраклары да аз түгел. Болар барысы да үз чиратында балалар, яшүсмерләр тарафыннан җәмгыятькә, кешеләргә карата агрессия тудыруга бер сәбәп булып тора. Укуда уңышка ирешеп булмаячагын аңлап, кайбер балалар тырышудан туктый һәм үз-үзләрен раслауның башка ысулларын таба.
Билге – тормышта иң мөһиме түгел. Бала үз-үзенә ышанган, ялгышудан курыкмаган, әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә бәйсез һәм үз хезмәте нәтиҗәләреннән канәгатьлек хисе алучы шәхес булып җитлегергә тиеш.


Әңгәмәдәш – Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ