Логотип Магариф уку
Цитата:

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре берничә көннән билгеле булачак

12 апрельдә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтә. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарс...

12 апрельдә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтә. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына - 130 ел, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.


Бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте оештыра.


Бәйге өч этапта үтте, анда Казан, Яр Чаллы, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Актаныш районнары активлык күрсәтте. Башкортостан Республикасы, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Пермь крае укучылары үз әсәрләрен тәкъдим итте.


«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре 12 нче апрель билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ