Логотип Магариф уку
Цитата:

Имамнардан алда   гаилә бар

Авырткан җирдән кул китми, диләр. Бу көннәрдә  җәмәгатьчелек  нинди генә уңайдан җыелмасын, һәр чара-җыелыш 11 май көнне башкалабызның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале хәлне искә төшерү...

Авырткан җирдән кул китми, диләр. Бу көннәрдә  җәмәгатьчелек  нинди генә уңайдан җыелмасын, һәр чара-җыелыш 11 май көнне башкалабызның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале хәлне искә төшерүдән башлана. Бу – табигый дә. Бер вәхши, елның иң гүзәл мәлендә – алмагачлар чәчәк атканда, белем йортына бәреп кереп, дистәләп кешенең гомерен өзсен, ике дистәдән артык кешене яраласын да, ничек җан сыкрамасын?!
14 май көнне Мәрҗани мәчетендә уздырылган «түгәрәк өстәл» янында сөйләшү дә бер минутлык тынлык игълан итүдән – әлеге фаҗигале хәлне искә алудан башланды. «Бүгенге сөйләшүебез «Хәзерге җәмгыятьтә гаиләнең әһәмияте» дип атала, чөнки иртәгә 15 июнь  –  Халыкара гаилә көне.  Барча дөньяда гаилә тәрбиясенә зур игътибар бирелә, без дә әлеге мөһим эштән читтә кала алмыйбыз. Сер түгел, җәмгыятьнең яшәеше гаиләләрнең нинди булуына, гаиләдәге «һава торышына» бәйле. Бер-бер күңелсез, яман эш килеп чыкса, «Сез, хәзрәтләр, кая карыйсыз?» – дип, безгә, имамнарга,  еш кына дәгъва белдерәләр. Килешәм дә, килешмим дә. Безгә хәтле әле гаилә бар. Әгәр ата-
ана дингә битараф булса, мәчет ишегенең кайсы якка ачылганын белмәсә һәм белергә дә теләмәсә, сабыйларга, яшүсмерләргә дини тәрбияне кем бирсен?!» –
 дип ачып  җибәрде сөйләшүне Казан шәһәре имамнарының Аксакаллар шурасы рәисе, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Хәзерге мәктәптә хезмәт тәрбиясе бирелмәүне тәнкыйтьләп, Мәрҗани мәчете каршында эшләп килүче  ислам көллиятендә әлеге эшнең ничек куе-
луын бәян итте хәзрәт. Байтак кеше көллияттә эшләргә җыештыручылар алырга тәкъдим итсә дә, әлеге уку йортында көнкүрмеш мәшәкатьләрен шәкертләрнең үз җилкәләренә тапшырганнар. Кыскасы,  егетләрнең артыннан беркем җыештырып йөрми, чисталык-пөхтәлек ягын, гигиена таләпләрен үзләре кайгырта. Иделнең аръягында, Ташкабак (Ташёвка) авылында урнашкан җәйге лагерьларында җыештыру һәм казу-утырту кебек бакча эшләрен дә һич авырсынмый үзләре башкара икән шәкертләр.
– Бәлкем, дини уку йортында шулай эшләп буладыр. Мәктәптә хәзер хезмәт тәрбиясе юк. Яшәп килгән кануннар безне аерым кысага кертә. Әйе, хәзер мәктәптә укучыларга сыйныф бүлмәләре, кабинетларны җыештырырга, идән юарга, чәчәккә су сибәргә дә ярамый. Без бүген балалар кулыннан телефоннарын ала алмыйбыз. Алган сурәттә дә, тәнәфескә чыгуга, барыбер телефонга ябышалар, Интернетта утыралар. Алла белә: анда кем белән аралашалардыр?! – дип, укыту-тәрбия эшенең бүгенге торышын бәян итте үз чиратында 149 нчы лицей директоры Фирдәүс Вафина. Аның фикеренчә, әлеге четерекле хәлдән чыгу өчен, мәктәпләргә хезмәт тәрбиясен кайтарырга,  белем алу, тәрбия эшендә ата-аналарның җаваплылыгын арттырырга кирәк; кая барырга белмичә, аптырап, тырай тибеп йөрүчеләр булмасын,  балаларның буш вакыты калмасын өчен, өстәмә белем бирү учак-
ларын бушлай эшләтү зарур, «чөнки бүген өстәмә белем бирү оешмаларының 95 проценты түләүле, һәр гаилә үз баласына түләүле өстәмә белем бирә алмый».
Минем үземә калса, мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кайтаруның бер юлы бар. Дөрес, бу ысул шактый катлаулы, укытучыдан осталык, яхшы мәгънәдә хәйлә, дипломатия сорый. Һәр сыйныфта рәсми һәм рәсми булмаган әйдәман-лидер була. Шулар белән уртак тел табасың икән, идән юуны да, чәчәкләргә су сибүне дә укучылар үзләре башкарачак. «Өстән килгән» бернинди тикшерү дә укучыларның мондый башлангычын тәнкыйтьли, дәгъва белдерә алмаячак. Өлкәннәрне шефлыкка алу, ягъни тимурчылар эшен киң җәелдерү дә хезмәт тәрбиясенең бер төре ләбаса. Тимурчылыкны яхшылап оештырган сурәттә  моны хезмәт тәрбиясе дип тә,  патриотик тәрбия дип тә һәр мөнбәрдә мактап телгә алачаклар әле. Дөрес, бүген мәктәпләр БДИ, ТДИ дип авыз суы корыта. Хәер, унберенчеләр, тугызынчылардан тыш, башка сыйныфлар да бар икәнен истә тотканда, әлеге эшләр башкарып чыкмаслык түгел.
«Түгәрәк өстәл» барышында милли тәрбия эше аксый, балаларыбыз туган телебезне, тарихыбызны, динебезне, гореф-гадәтләребезне начар белә; тик аларны мәҗбүр итеп, «көчләп» булмый; шул сәбәпле кызыктырып, җаен табып, җәлеп итсәң генә нәрсәгәдер ирешергә мөмкин кебек фикерләр дә яңгырады. Шул җаен табуның бер юлын мөхтәрәм әдибебез Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым җиткерде. «Русча эндәшсәң, әти ишетми иде. Оныкларын тәрбияләгәндә дә шулай эш итте», – дип, хатирәләргә бирелде ул. Дөрес, Казан музыка көллиятенең теория бүлеге укытучысы Гөлназ Җиһангирова, киресенчә, балаларны мәҗбүр итмичә тәрбияләп булмый дигән фикердә тора.
– Мин улыма ана телебезне өй эшләре сыманрак өйрәттем. Без аның белән бергәләп Тукайны, Рәмиевне, Фатих Әмирханны укыдык. Билгеле, авыр текст. Аларда иске татар сүзләре бик күп. Ул гел сүзлек тотып утырды. Сүзлектә таба алмасаң, аларны аерым дәфтәргә язып бар, аларның мәгънәсен бергәләп эзләп табарбыз, дидем. Рус-инглиз мәктәбендә укыгач, анда татар теле, әдәбияты дәресләре аз иде. Быел, Алла боерса, унберенчене тәмамлый. Яшүсмер чагында бик үк риза булмаса да, хәзер  ана телен өйрәнгәненә шатланып бетә алмый. Чөнки берьюлы ике җирдә белем ала. Үзебездә урта мәктәптә уку белән бергә, Төркиянең Анталия шәһәрендәге Телләр академиясендә дә укый. Ана телен яхшы белгәнгә, төрек телен дә су кебек эчә, инглиз телен дә яхшы үзләштерде. Олимпиадаларда катнашып, шигырь язып, Г. Тукай исемендәге конкурста лауреат булды, – дип сөйләде ул. Тарихи, милли аң формалаштыру өчен, ул  Интернет мөмкинлекләрен киң кулланырга, балаларны озын-озак үгет-нәсыйхәт белән ялыктырмыйча, Интернетта, Шаян ТВ программасында кыска-кыска,  мавыктыргыч милли тапшырулар оештырырга кирәк, дип тә тәкъдим итте. Шул
ук вакытта аның фикеренчә,
175 нче мәктәптә булган вәхшилек күренешләреннән балаларны дини тәрбия генә аралый ала.
Тәтеш районыннан килгән фермер Рима Сафиуллова, «Татарстан –
 Яңа гасыр» телекомпаниясе журналисты Илдар Кыямов ата-
ананың шәхси үрнәгенә игътибарны юнәлттеләр.  Аларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры ярдәмчесе,  «Хатын-кызлар башлангычы» Татарстан төбәк бүлеге хәрәкәте әгъзасы Гүзәлия Минкина куәтләде. Өченче ел инде ул, улына ияреп, ураза тота икән. «Күпме танышым янәшәдә татар мәктәбе юк дип, балаларын рус мәктәпләрендә укытты, нәтиҗәдә балалары татарча ипи-тозлык кына белә, мин үзем, татар гимназиясендә укысыннар дип, кызларымны шәһәрнең икенче башына йөрттем», –дип сөйләде «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Бөтендөнья Татар конгрессы каршында оештырылган Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе,  әлеге «түгәрәк өстәл»не оештыруда башлап йөрүче Миләүшә Гайфуллина үз чиратында һәр милләт үзе өчен тырышырга тиеш. Мәсәлән, мин вәгазьләрне татарча гына кабул итә алам, киләчәктә дә шушылай үз телебездә аралашыйк, катнаш гаиләдә туган телне саклавы кыен, дип, чын татар гаиләләре булдырырга чакырса, Г. Минкина исә, мондый сөйләшүләргә башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итәргә кирәк, мондый хәл халыклар дуслыгын ныгытырга да булышыр, дигән тәкъдим кертте.
Әлбәттә, халыклар дуслыгы – бик кирәкле шәй.  Тик монда бер нәзберек нәрсә бар. Бездә еш кына шулай була: милләт яшәешен, киләчәген кайгыртып оештырган җыелышларга телебезне аңламаучы берничә кеше катнаша да, шуларга карап, болар аңламый калыр, дип,  барчасы русчага күчә. Шулай күңел түрендә җыелган, татарча гына әйтеп, уртак-
лашып булган нәрсәләр әйтелми кала. Катнашырга телиләр икән, рәхим итсеннәр, тик татарча аңлаучыларын юлласыннар. Моны гына таләп итәргә безнең хакыбыз бар.
Рәшит МИНҺАҖ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ