Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң бәхетле кешеләр – Татарстанда

Эш тәкъдим итүче сервисларның берсе үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең өчтән икесе үзләрен бәхетле кешеләр дип таныган.

Төбәкләр арасында Татарстан  бәхетле кешеләр санының күп булуы нәтиҗәсендә топ-3 лидер төбәк исемлегенә кергән.  Татарстанлыларның 11% ы үзен бәхетле дип җавап биргән. Бәхетлеләр Свердлау өлкәсендә күбрәк яши икән. Биредә яшәүчеләрнең 22% ы бәхетле.

Түбән Новгород халкының 16% ы шулай ук бәхетле.  Топ-3 бәхетле шәһәр исемлегенә керергә самаралыларга аз гына «бәхетле кеше» җитмәгән.

Татарстанда яшәүче һәр өч кеше бәхетле итеп саналганлыктан, үз бәхетләрен дүрт баллга бәяләүче халык саны буенча да өч төбәк арасына кергән. Сораштыру  Краснодар төбәгендә 44% һәм Свердлау өлкәсеннән 39%  кешенең бәхетле икәнен күрсәткән.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ