Җиңү кайтавазы мәңгелек
Айгөл ХӘСӘНОВА, «Адымнар – Чаллы» гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәзер яшьләр халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында җитәрлек белми. Ләкин бу кешеләр хакындагы истәлекләр сакланырга тиеш. Шуңа да яшь буында патриотлык, гражданлык тәрбияләүче чараларга күбрәк игътибар бирергә, балаларны сугыш турындагы әсәрләр белән таныштырырга, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар оештыру – белем бирү йортының бурычы.
Максат: укучыларда үз Ватанына карата патриотик хисләр, аның героик үткәне өчен горурлык, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт тәрбияләү; балаларны җирдәге тынычлыкның кадерен белергә өйрәтү.
Бурычлар:
Белем бирү: балаларны сугыш чоры атмосферасы белән таныштыру;
1941–1945 еллар вакыйгалары турында укучыларның белемнәрен киңәйтү; ватаныбызның тарихи үткәнен өйрәнү белән кызыксыну уяту.
Тәрбия: укучыларда фашизмны җиңгән гади совет кешеләренә карата рәхмәт, үз иле өчен горурлык хисләре булдыру; Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларына хөрмәт, балаларда намус, шәфкать төшенчәләрен, үзеңнең «кече» Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү.
Үсеш: тарихны өйрәнү белән кызыксынуны үстерү; белемнәрне киңәйтү, укучыларның сүзлек запасын баету; әдәби һәм музыкаль әсәрләр белән эшләү; күнекмәләр даирәсен киңәйтү (бию-хореография хәрәкәтләре, сәнгатьле әдәби уку һ.б.); КТД оештыру һәм үткәрү ысулларына өйрәтү.
Көтелгән нәтиҗәләр: бәйрәмнең – Җиңү көненең Россия гражданины тормышында әһәмиятен аңлау; укучыларның социаль компетентлыгын арттыру; толерантлыкны үстерү; Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм үз халкың өчен горурлык хисе уяну; мәктәп традицияләрен саклау, символларга һәм ритуалларга игътибар итү; ветераннарны хөрмәтләү, кайгырту; гомумкешелек кыйммәтләрен (буыннар дәвамчанлыгы, шәфкатьлелек һ.б.) саклау; сугыш – объектив явызлык, дигән фикер формалашу.
Бәйрәм барышы
Слайдта видео күрсәтелә (Левитан сугыш башлануы турында хәбәр итә).
1 нче алып баручы. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланды. Моңа кадәр берничә сәгать алдан ук, җәйге матур кичкә шатланып, ил урамнары буйлап чыгарылыш сыйныф укучылары йөрде. Мәктәпне тәмамлауны бәйрәм иттеләр, күпләр таңны каршы алырга җыендылар.
2 нче алып баручы. Кызлар өстәлләр әзерләде, бер-берсен котладылар. Һәр кыз үз бакчасыннан чәчәк бәйләме алып килде, укытучыларга бер кочак сирень бүләк итте, аттестатлар алды, яшьләр биергә җыелды. («Озатып вокзаллар каршында» җыры башкарыла.)
1 нче алып баручы.
Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
2 нче алып баручы.
Кайсыбызны кочып йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!
Әй, син, тормыш, нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?
Сәхнәдә әни баласының рәсемен карап утыра. (Экранда кара төсләр белән сугыш рәсеме.) Малай флейтада уйнап керә.
Малай. Әни, яңа татар көе өйрәндем, матурмы?
Әни. И балакаем, халкыбыз моңнары һәрчак күңелләрнең иң матур кылларына кагыла шул. Улым, мин сиңа ап-ак кәгазь бирдем, ә син аны кап-кара иткәнсең.
Малай. Сугышның тагын нинди төсләре бар соң, әни?
Әни. Сугышның, улым, бер генә төсе бар. Кара төс ул. Киләчәктә сугышлар бетсен иде. Балалар кара төс белән кара карлыгачларны гына ясасыннар иде.
Малай. Әни, ә син сугыш еллары турында беләсеңме?
Әни. Әйе, безгә бабагыз сугыш турында күп сөйләде. Ул елларда бабаең синең кебек бер малай булган... Әйдә әле, уйларда без синең белән шул елларга кайтып килик әле, улым. (Сәхнә караңгылана. Экранда элеккеге авыл күренеше. Балалар уйный, түгәрәккә баса. Берсенең күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утырталар. Калганнар кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнә.)
Утыр, утыр, син, Рахман,
Алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа,
Әйтеп бирче тиз генә.
Куркыныч музыка уйный. Хат тоткан бер бала йөгереп керә.
Бала. Малайлар, кызлар! Сугыш башланган!
Балалар куркып катып калалар һәм сәхнә артына кереп китәләр.
«Вәхшәт» шигыре (Муса Җәлил).
«Өмет йолдызы» биюе.
1 нче алып баручы. Сугыш бөтен дөньяны тетрәтте. Авылларда, шәһәрләрдә тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.
2 нче алып баручы. Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә кирәк иде.
1 нче алып баручы. Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр. Ашарга җитмәү сәбәпле, ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.
2 нче алып баручы. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча Җиңү көнен якынайтты алар. (Җыр башкарыла.)
2 нче алып баручы.
Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.
Сез булганга матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган
Һәр ветеран – чын каһарман.
«Ветераннар маршы» җыры.
«Месяц май» биюе.
2 нче алып баручы.
Саубуллаштылар…
Исендә һаман:
– Жиңеп кайтырбыз! – дигән
антлары.
Җиңү дә килде, тик үзе генә,
Тик үзе генә кире кайтмады.
1 нче алып баручы. Сугышта һәм сугыштан соң һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алыйк. (Тынлык минуты.)
2 нче алып баручы. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», – дип китсәләр дә, яу кырында мәңгелеккә ятып калдылар, күбесе кайткач вафат булды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Сугыш кырында ятып калган батырларның яткан җирләре йомшак булсын, туфраклары җиңел булсын. Аларның һәркайсын хәер-догалар белән искә алыйк.
1 нче алып баручы. Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Шуңа да 45 нче ел истәлеге – тормышның үзе кебек мәңгелек.
Бөек Җиңүгә 80 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаучылар фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
«Җиңү таңы» җыры. Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга.
Альберт Сабир фотолары





Комментарийлар