Логотип Магариф уку
Цитата:

Иреңне хурласаң, бәласе үзеңә

Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Сер түгел: ир-атлар күңеленә сары май булып ята торган тема бу. Һәр ир-атның малай чактан җиңүче, дәрәҗәле буласы килә. Ир-атларның табигате шундый инде: берни эшләтеп булм...

Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Сер түгел: ир-атлар күңеленә сары май булып ята торган тема бу. Һәр ир-атның малай чактан җиңүче, дәрәҗәле буласы килә. Ир-атларның табигате шундый инде: берни эшләтеп булмый. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: «Ир кешедән хатын-кызны бар иттек», – дип әйтелә. Шулай итеп, Коръәндә иң әүвәл ир кешенең барлыкка килүе белдерелә. Аннан соң, «Аңарда тынычлык тапсын өчен, ир-атның кабыргасыннан хатын-кыз барлыкка китерелде», – дип ачыклык кертелә.
Чынлап та, ялгыз булганда, ир кеше җанына тынычлык таба алмый, тормышның ямен, тәмен тоймый. Күз алдына китерик: ялгыз ата каз биеми, ана каз һәм бәбкәләре булганда гына тыпырдый. Ана каз бәбкә чыгарырга утыргач, шактый мескен кыяфәттә йөри бичара. Бәбкәләр чыга башлагач, ата казның ничек очынганын, шатланганын күрегез!.. Аллаһы Тәгалә ир җенесендәгеләрне менә шундый бер үзенчәлек белән бар иткән. Ир-ат ул – җиңүче, гаилә коручы, өйгә хатын алып кайтучы! Телебездәге өйләнү сүзе үзе үк, гаилә корып, өйле булучыны, мөстәкыйль тормыш башлап җибәрүчене аңлата. Өйләнү сүзе – «өй» тамырыннан.   
Ир хакы турында сөйләшкәндә, билгеле, аның бурычлары, вазифалары хакында да онытмаска кирәк. Ир кеше өйләнгәннән соң, әлбәттә, үзенең кечкенә дәүләтенә – гаилә башлыгына әйләнә. Ирләр хатын-кызларга җитәкче, вәли була. Карап, барлап, күзәтеп, кайгыртып тора. Кайгырту дигән сүзгә аерым басым ясар идем. Чөнки хәзер байтак кына хатын-кызларыбыз, елдан-ел ирләрнең кайгыртучанлыгы кими, ваклана башладылар, ышанычлы, тотрыклыларны табу кыен, дип зарлана. Шуңа күрәме, соңгы вакытта гаиләләрнең таркалу, аерылышу очраклары нык артты.
Ир-ат үз гаиләсен иң әүвәл ризык, аннан кием-салым,  янә килеп торак йорт белән тәэмин итәргә тиеш. Матди якка күз салган вакытта гаиләсен менә шушы өч нәрсәгә ирештерү – ир-атның төп вазифасы. Халык телендә ата малы дигән сүз бар. Бу гыйбарәнең нәрсә аңлатканын хәзер күпләр белми. Ир кешенең кесәсендәге акчасы түгел ул. Ата малы ул – гаилә бюджеты. Чөнки элек-электән ата эшләгән, мал тапкан. Аның бер тиене дә ата рөхсәтеннән башка читкә-ятка, бала-чагага бирелмәгән. Әйе, дин буенча хатын-кызның үз бюджеты була ала. Анысы инде ата малына карамый. Әгәр хатын-кызга әти-әнисеннән мал-мөлкәт, акча, күчемле яки күчемсез милек калган икән, ул хатын-кызның үз милке булып исәпләнә. Ата малына моның бернинди катнашы юк. Дин буенча хатын-кыз үзе эшләп тапкан акчаны үзенә генә сарыф итә ала. Гаиләгә алып кайтып бирүе мәҗбүри түгел. Хатын-кыздан хуҗалыкны алып бару, ашау-эчү, бала тәрбияләү өчен акча чыгаруын таләп итеп булмый. Ислам дине буенча мәсьәлә менә шулай куела. Ата-бабаларыбыз динне ничек алып барган, Коръәндә, сөннәтләрдә ничек язылган, без халыкка шул рәвешле аңлатабыз. Шулай аңлатылырга тиеш тә.

Акча янчыгы хатын-кыз кулында булса
Кызганыч, совет заманында ир-ат белән хатын-кызны тигезләп бетерделәр. Диннән ераклашкач, акча янчыгының хатын-кыз кулына күчүе дә сәер тоелмыйдыр. Аерым алганда, хатын-кыз акчаны теләсә ничек тотарга, әрәм-шәрәм итәргә дә мөмкин. Бу очракта ир-атларны мал таба белмәүдә гаепләгән хатын-кызлар үзләре дә гаепле булып чыга. Гомумән алганда, ир-ат белән хатын-кыз – икесе ике төрле зат, алар икесе ике планета кешесе шикелле. Табигатьләре төрле булганга, бер-берсен тулыландыралар да. Хатын-кыз, әни кеше, гадәттә, тирән тоемлаучы, нечкә хисле булып, тәрбия серләрен яхшырак белеп, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне җайлап тора. Шуңа күрә алар элек-электән өйнең нуры булган. Безнең җәмгыять исә аларны озак вакытлар эш аты урынына күрде. Образлы итеп әйткәндә, ир кеше белән хатын кеше икесе иртән һәрберсе үз «арбаларын» тартып эшкә чыгып китә, кичен шул «арбаларын» тартып көчкә кайтып керә. Күп очракта хатын-кыз кулындагы төенчекләр күбрәк тә, авыррак та булып чыга. Ике-өч сумка төяп кайтып керә икән, хатын-кызның нәфислегеннән нәрсә кала инде?! Андый чакта аларда ирләр гормоны, тестостерон арта башлый. Шул рәвешле гаиләдә ике «боксёр» барлыкка килә. Тормыш көрәш мәйданына әйләнә. Ир дә, хатын да бер-берсенә юл куярга теләми. Югыйсә хатын-кыз элек-электән юл кую, җайлау-көйләү остасы булган. Моны, ир-ат тир түгеп эшләгәндә, хатын-кыз сөлге җилпеп торган, дип күз алдына китерик. Хатын-кыз үзе дә эшләгәч, ирен ял иттерергә аның вакыты да, теләге дә калмый. Аның үзенә ял кирәк. Чөкердәшеп чәй эчәсе урында, бәхәс, гауга чыга. Кем күбрәк акча эшләгән –
 ярыш бара. Гомумән,  ир балаларга һәм кыз балаларга аерым-аерым тәрбия бирмичә, без күп нәрсә югалттык.
Ир-ат тәрбиясе хатын-кызныкыннан аерыла
Гаиләне кайгыртуны матди якка гына кайтарып калдырырга ярамый, билгеле. Кайбер мөселман ир-атлар арасында да, мин заводта, төзелештә эшлим, гаиләгә акча алып кайтам; бала тәрбиясе хатын өстендә булсын инде, мин нигә кысылып йөрим, дип белдерүчеләр бар. Андыйлар еш кына балаларының кайсы мәктәптә, ничәнче сыйныфта  укыганын да тәгаен генә әйтә алмый. Ир-атларга балаларының туган көннәрен генә түгел, нәрсә белән кызыксынуларын да белеп тору зарур.
 Күз алдына китереп карагыз: әтисе белән бергә яшәгән  малай әтисез яшәгән малайдан  аерыламы? Әлбәттә, аерыла. Яннарында әтисе булган кыз белән әтисез үскән кыз да бертөсле түгел. Бала әтисенә сыенып бертөрле яклау, тынычлык таба. Билгеле, сабый чакта елаганда, баланы тынычландыру өчен беренче чиратта әни кирәк. Тора-бара, дөньяны киңрәк танып белә башлаганда, әти фикере дә мөһим. Гадәттә, хатын-кыз үзе генә булганда, теге яки бу мәсьәләне хәл итә алмыйча, аптырап, йөдәп бетә. Ир кешенең тынычлыгы, иминлеге, тотрык-
лылыгы бар. Әтиле гаилә, әлбәттә, аерылып тора. Мәсәлән, ир-ат таксист булсынмы, хатын-кыз таксистмы дигәндә, күпләр ир-атларга өстенлек бирә. Яшь булсынмы, урта яшьтәге булсынмы дигәндә, урта, өлкән яшьтәгегә утыру ягын карыйлар. Чөнки ул тынычрак, акыллырак була. Таксистка шундый таләпләр булгач, гаилә коручы ир-атка нинди таләп-
ләр куелуын аңлыйсыздыр. Ир-ат булган гаиләдә юкка-барга бәргәләнү, борчылу юк. Гадәттә, әтиләре яннарында  булмаган гаиләләрдә балалар кырын юлга баса, начар гадәтләргә бирешә.
 Иреңне хурласаң, бәласе үзеңә
Ир-атларның хокукларын да ачыклап китик, җәмәгать. «Әгәр дә бер кеше икенче кеше каршында сәҗдә кылсын дигән әмер булса, мин иң әүвәл хатын-кызны үз ире каршында сәҗдә кылдырыр идем», – дигән Пәйгамбәребез. Бу – бик мөһим хәдис. Элек татар-мөселман гаиләләрендә әниләре балаларына: «Балалар, шым булыгыз, хәзер әтиегез кайта!» – дип әйтә торган булган. Бала тәртип бозса, әтиегезгә әйтәм, дип куркытканнар. Әнидән курку һәм әтидән  курку – алар икесе ике нәрсә. Әнидән куркырга мөмкиннәр. Әмма андый баланың табигате үзгәрәк. Ул бала бүтәнчә үсә. Әтидән курыккан бала тынычрак, тәртиплерәк.
Күп кенә галимнәр, дөрес, яхшы тәрбия бирү өчен сүз белән үгетләүгә караганда, шәхси үрнәк, гамәл мөһимрәк, дип исәпли. Безнең ата-бабаларыбыз күбрәк гамәл белән тәрбия кылган, эшкә өйрәткән. Ни кызганыч, күп кенә гаиләләрдә әтиләр, әниләр балаларын эшкә өйрәтми, һөнәр бирми. Ни кызганыч, әтисез үскән гаиләләрдә еш кына малайлар тормыштагы урыннарын таба алмый аптырый. Ни укулары – уку, эшләре  эш түгел: берсен ташлый, икенчесен башлый. Корган гаиләсе тотрыклы булып чыкмый. Киңәш бирергә һәрчак әти кирәк. Динле булган, хәмер эчмәгән, хатынына, балаларына золым кылмаган, акыллы, тәкъва татар-мөселман иренең гаилә каршында хакы зур. Элек шулай булган, хәзер дә шулай булырга тиеш.
Сугыш елларында күп гаиләләр әтиләрен югалт-кан. Ләкин күпчелек балалар тәүфыйксыз булмаган. Чөнки балалар әтиләренең яуда булганын белеп, ил өчен көрәшкәннәрен аңлап, горурланып үскән. Хәзер исә күп кенә гаиләләрдә әти белән горурлану дигән нәрсә бетте. Атагыз тегеләй, атагыз болай дип яманлап торганда, балалар ничек әтисе белән горурлансын, кыз балада ир-атка карата ничек хөрмәт уянсын?! Нинди генә булмасын, баланың әтисен күрәсе, беләсе килә. Аның табигый халәте шундый. Әниләр, ир хакын хакламыйча, әти кешене хурласа, мескен итеп күрсәтсә, бала абруйлы затны урамнан, Интернеттан, башка җирдән эзли. Балалар шулай харап була. Ни кызганыч, күп кенә гаиләләрдә ир хакын хаклау бик түбән дәрәҗәдә. Моның бәласе тора-бара әниләрнең үзләренә әйләнеп кайта. Шулай тормышта үз урынын таба алмаган, әнкәсенең пенсия алганын көтеп торган бала үсеп җитә. Шуңа күрә минем хатын-кызларга, үзегезгә бәла үстерәсегез килмәсә, ирләрегезне хөрмәт итегез, аларның хакын аңлагыз, белегез, дип әйтәсем килә. Билгеле, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә ызгышмый-талашмыйча тормагандыр. Гел бал да май булмый. Ләкин балалары алдында хәләлләрен яман итеп күрсәтергә ашыкмаганнар. Әти кеше дәрәҗәле булган. Шуңа күрә андый гаиләләрдә балалар үз-үзенә ышанычлы, горур, кыю булып үскән. Тиктомалдан гына, хатын-кыз бер кулы белән бала, икенче кулы белән дөньяны тирбәтә, дип әйтмиләр. Әтине балага кем итеп күрсәтү – хатын-кызның үз ихтыярында. Хатын-кыздан күп нәрсә торганын  аңлап бетермибез. Иң элек өйдә әти кешегә ихтирам тәрбияләнергә тиеш.
«Һәр бала – ятакныкы», – дип әйткән Пәйгамбәребез. Ятак хуҗасы кем, бала шуныкы. Биологик ата кем, бала шуныкы. Җәмгыятьтә күрәбез: баланы тәрбиягә алганда, биологик ата һәм ананың кемлеге яшерелә. Исламда әтине, нәселне яшерү дигән нәрсә юк. Бу – бик яман күренеш. Һәр бала үзенең атасын соңарып булса да белергә, табарга тиеш. Атасы кем, бала шул як нәселнең дәвамчысы булып тора. Баланың социаль чыгышы да атасының һөнәре, эше белән бәяләнә. Ата укытучы икән, бала – укытучы баласы. Инженер икән, инженер баласы. Атасыз туган дип исәпләнгән бала да үз атасын белергә хокуклы. Безнең ир-атлар, туарга мөмкин булган балаларның язмышын исәпләп, азгынлыктан ерак торсыннар иде. Һәр сабыйның никахта дөньяга килергә хакы бар. Баланың иминлеге, уңышы, дәрәҗәсе, җәмгыятьтә тоткан урыны гаиләнең төзеклеге белән бәяләнә. Ни кызганыч, соңгы вакытларда гаиләләр татар-мөселман гаиләләре буларак таркала, җуела башлады.
Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВ,

Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ