Исемең матур, кемнәр кушкан?
Соңгы вакытта башкалардан аерылып торырга теләгән әти-әниләр Нур, Сәрбиназ, Мостафа, Юныс, Һаран, Зәкия, Дилия, Җәмилә исемнәренә әһәмият бирәләр.
Соңгы елларда әти-әниләр балаларына нинди генә исем кушмый. Нарасыйларына дини исемнәр дә, заманча исемнәр дә, элеккеге исемнәр дә кушучылар күбәя. Гадәти Алмаз, Раян, Таһир, Мәрьям, Әмир исемнәрен шәһәр халкы әле дә яратып сайлый. Соңгы вакытта башкалардан аерылып торырга теләгән әти-әниләр Нур, Сәрбиназ, Мостафа, Юныс, Һаран, Зәкия, Дилия, Җәмилә исемнәренә әһәмият бирә икән.
Казанның ЗАГС идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган атнада, 12 августтан 18 августка кадәр, шәһәрдә 217 малай һәм 161 кыз дөньяга килгән. Яңа туган балалар арасында иң зур авырлык – 5,75 килограмм, ә иң кечкенәсе 1,2 килограммны тәшкил иткән.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Белем көненә Казан мэриясеннән бүләкләр
Белем көненә Казан мэриясе Казан укучылары өчен бүләкләр әзерли.
Белем көненә Казан мэриясе Казан укучылары өчен бүләкләр әзерли. Беренче сыйныф укучыларына «Изге эшләр көндәлеге» һәм яктылыкны кайтаручы элементлар, икенче сыйныф укучыларына «Яшь эколог көндәлеге» тапшырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
««Изге эшләр көндәлеге» һәм «Яшь эколог көндәлеге» – тәрбия процессының мөһим өлеше. Бу безнең өчен белем бирү турындагы федераль закон нигезендә белем нигезләрен бирүдән ким түгел. Без кайчандыр керткән яңарышны беренче тапкыр беренче сыйныфка сабыйларны алып килгән укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, балалары үскән ата-аналар ярата башлады. Әлбәттә, бу «Игелекле эшләр көндәлеге» һәм «Яшь эколог көндәлеге»н актарып чыгу гына түгел, ә билгеле бер тәрбия, яхшылык эшләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау гадәтен дә өйрәнү. Без тәрбиягә системалы рәвештә игътибар бирәчәкбез», – диде Илсур Метшин.
Гадәттәгечә уку елы тантаналы линейкалардан башланачак. Быел 1 сентябрь ял көненә туры килә, шуңа күрә укучылар укуларын дүшәмбедән башлыйлар.
3 сентябрьдә барлык сыйныфларда «Экстремизмга — юк!», Бесландагы фаҗигане искә алу көненә багышланган класс сәгатьләре һәм әңгәмәләр үтәчәк.
5 сентябрьдә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» булачак, аның кысаларында мәктәпләрдә укучыларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерүче чаралар оештырыла.
5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр мәктәпләрдә «Яхшылык атналыгы» узачак. Укучылар өчен хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәткә багышланган «Игелек дәресләре», шулай ук бер-берсенә карата түземле мөнәсәбәт тәрбияләү өчен чаралар, әңгәмәләр, инвалид балаларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәлеп итеп уеннар үткәреләчәк.
«Атна дәвамында гражданлык-патриотик тәрбиягә, Бөтенроссия акцияләренә, «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» чараларына һәм Россиядә Гаилә елына багышланган көннәр планлаштырылган», — дип хәбәр итте Ирек Ризванов.
Атна балалар йортларына, авыру һәм мохтаҗ балаларга, йортсыз хайваннарга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәләре уздыру белән тәмамлана.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар