Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам фәннәре буенча Халыкара олимпиада узды

Бүген Татарстан Милли китапханәсе бинасында BRICS илләре катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котладылар. Олимпиада ислам уку йортлары студентлары арасында Казанда оештырылды.

Олимпиадада Россиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары студентлары, шулай ук Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән килгән студентлар үз белемнәрен күрсәтте. Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә,  быел шулай ук беренче мәртәбә BRICS илләре әгъзалары һәм партнерлары: Иран, Һиндстан, Төркия вәкилләре катнашты.

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча узды: ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе); ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе); дин нигезләре; гарәп теле. Олимпиада барлык номинацияләр буенча да тест рәвешендә язмача үткәрелде. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәттеләр.

Яшь мөселманнарны котларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Үз чыгышында ул студентларны белемгә омтылырга өндәде. РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин исә олимпиаданың киләчәгенә зур өметләр баглавын белдерде.  Һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәргә истәлекле, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ