Җан бер сызлана ул
Уңган татар кешесенең юбилей мәҗлесендә булдым. Мәҗлескә юбилярның үзе кебек булдыклы татар балалары чакырылган иде. Ара-тирә урыс кешеләре дә булганлыктан, мәҗлеснең рәсмирәк өлеше урыс телендә башла...
Уңган татар кешесенең юбилей мәҗлесендә булдым. Мәҗлескә юбилярның үзе кебек булдыклы татар балалары чакырылган иде. Ара-тирә урыс кешеләре дә булганлыктан, мәҗлеснең рәсмирәк өлеше урыс телендә башланып китте. Шуннан мәҗлес үзеннән-үзе татар теленә күчте. Кайбер кунаклар урыс сүзләре кыстыргалап, кайсылары саф татар телендә юбилярны тәбрикләделәр, теләкләр теләделәр. Мин кунакларның күбесен танып беләм. Ләкин аларның бу чаклы ук татар телендә матур, камил итеп сөйләшә алуларын белеп бетермәгәнмен. Разил Вәлиев белән сокланып утырдык. Үзебезчә мәҗлестә үзебезчә кунак булдык.
Тәнәфес вакытында кунакларның кайберләре безнең янга килеп, чын агай-энеләрчә аралашып, туган тел турында фикер алыштылар. Безне инде алар язучы буларак тел сакчылары дип беләләр, хөрмәт итеп сөйләшәләр. Кунакларның берсе хәтта гафу үтенде.
– Ачуланмассыз инде, мин матур итеп татарча сөйли белмим, ә бит бала чакта бары тик татарча гына сөйләшә идем, – диде. – Мәктәптә урыс теленнән икеле алып кайтсам, әнием орыша иде. Мәҗбүр итеп, сүгеп, урыс теленә өйрәтте. Ул телне мин шундый итеп өйрәндем, хәтта татар телен оныттым. Еллар узды, хәзер инде әнием татар телен онытканым өчен сүгә, син бит татар баласы, ди. Менә нинди хәлләр. Туган телемне ныклап өйрәнергә керештем. Шофер итеп татар малаен алдым. Минем белән бары тик татарча гына сөйләш, дидем. Менә шундый хәлләр, Туфан абый.
Әйе... Шундый хәлләр. Дөнья күпкырлы. Без аны еш кына аңлап та бетермибез. Чабабыз, кабаланабыз. Күңел тибрәнүе, җан авазы дигән төшенчәләрнең мәгънәсен аңларга вакытыбыз җитми. Кайвакыт җан авазы кемнең кем баласы икәнен исенә төшерә дә, тегесе сискәнеп куя. Тел ул аралашу коралы гына түгел икән ләбаса. Ул җыелган изге сүзләрне аңлатучы ата-бабалар васыяте дә икән. Үзебез дә аңлап бетермәгән кайтавазларны сиземләү чарасы икән.
Диннән биздерергә күпме тырыштылар. Бездән тәһарәтсез буын әзерләделәр. Күп очракта морадларына ирештеләр. Догасыз яшәргә өйрәндек. Ләкин безне Ходайдан биздерүчеләр дә үлем алдыннан фани дөнья белән хушлашканда Аллаһны искә алып, «йа Аллаһ» дип ыңгыраштылар. Тел дә безгә һәр кавемгә аерым-аерым Ходай тарафыннан бүләк ителгән байлык. Татар теле нәрсәгә кирәк дип төкәнүчеләр «отлично живем» дип сикеренмәсеннәр, җаннары булса, бер сызлана ул. Татар телендә кинәнеп сөйләшүчеләрне күреп җаннары борсаланачак. Алар кызганыч бәндәгә әвереләчәк.
Туфан МИҢНУЛЛИН
«Гаилә һәм мәктәп календаре»ннан
Комментарийлар