Логотип Магариф уку
Цитата:

Каһарман татарларга багышланган музей

Петр Гаврилов, Әхмәтхан Солтан кебек каһарманнарның бюстларын да эшләткәннәр.

Яшел Үзәндәге 5 нче гимназиядә булган кеше Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән татарларга багышланган музейны күрми китмидер. Заманында аны халык мәгарифе отличнигы, тарих укытучысы Александр Галинур улы Хөсәенов оештырып җибәргән булган. Беренче карашка стендлардагы тарихи документларның, фотоларның очы-кырые юк сыман.  Берсүзсез уникаль тупланма. Витриналарда яу кырыннан килгән өчпочмаклы хатларны да (аларны Зәйтүнә Ибраһимова тапшырган булган), хәрби бүләкләрне дә, экспедицияләрдә казу эшләре вакытында чыккан сугыш коралларын да күрергә була.   Петр Гаврилов, Әхмәтхан Солтан кебек каһарманнарның бюстларын да эшләткәннәр.

–Үсеп килүче яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирү, милли үзаң тәрбияләүдә, тарихны төптән өйрәнүдә музейның әһәмияте бик зур. Безгә башка мәктәпләрдән дә экскурсияләргә киләләр, – ди мәктәп директоры Гүзәлия Наил кызы Нуриева.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ