Логотип Магариф уку
Цитата:

Каһарманның хыялда калган хыяллары

Бүген, 9 декабрь, Ватан геройлары көнендә мәктәбебездә зур чара узды. Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган элекке укучыбыз Нуруллин Инсаф Фәрит улының исемен мәңгеләштерү максатын...

Бүген, 9 декабрь, Ватан геройлары көнендә мәктәбебездә зур чара узды. Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган элекке укучыбыз Нуруллин Инсаф Фәрит улының исемен мәңгеләштерү максатында мәктәп фасадына мемориаль такта урнаштыру чарасы иде ул. Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов, район хәрби комиссариаты вәкилләре, мәктәптән соң Инсаф укыган Н.В.Лемаев исемендәге Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте директоры Айдар Рафис улы Фәретдинов, Инсафның әти-әнисе, туганнары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, авыл җирлеге башлыгы Булат Фаяз улы Хәсәнов, авыл халкы катнашты. Район башлыгы һәм мәрхүмнең әти әнисе  диварга беркетелгән тактаның җәймәсен ачкач, бер минутлык тынлык белдерелде, чәчәкләр салынды. 
      
Чараның икенче өлеше мәктәпнең батырлык залында дәвам итте. Анда батыр укучыбызга багышланган күргәзмә әзерләнгән иде. Теләгән һәркем Инсафның шәхси әйберләре, сугышчан бүләкләре белән таныша алды. Сүз алып сөйләүчеләр Инсаф Фәрит улын бары тик уңай яктан гына искә алдылар, аның тормыш юлын сурәтләделәр. Район башлыгы Россия Президенты Указы белән таныштырып, әти-әнисенә һәлак булганнан соң Инсафка бирелгән «Кыюлык өчен» орденын тапшырды. Әлеге чара укучылар һәм укытучыларның патриотик темадагы концерт номерлары белән үрелеп барды.

Соңыннан Инсаф Фәрит улы истәлегенә район мәктәпләренең укучылар командалары арасында бадминтон ярышлары узды.
Инсаф Фәрит улы Нуруллин 2001 елның 11 мартында Мамадыш районының Урта Кирмән аылында туа. Әтисе Фәрит белән әнисе Люциянең көтеп алынган малайлары була ул. Ә сан буенча апасы Гөлүсәдән соң икенче бала иде. Балачагы авылның башка малайларыныкыннан әллә ни аерылмый: елгада су коену, балык тоту, йорт-тирәсендә терлек-туар тәрбияләү, бакча эшләре дигәндәй. Шулар өстенә техника тирәсендә кайнашырга ярата, мотоциклларын ремонтлап, урамнардан җилдерер иде. Ул гына да түгел «кулибинчы» да иде әле үзе, төрле җайланмалар ясау белән мавыкты. Кечкенәдән кешелекле булды, күрше-күләннәре дә бу сыйфатын сагынып искә алалар, ярдәм сорасаң, беркайчан кире бормады, диләр.

2008 елда Урта Кирмән урта мәктәбенә укырга керде. Малайларга хас наянлыгы да нәкъ башка малайларныкы кебек иде. Урта классларда укыганда бик активлашты, класс, мәктәп чараларында үзен инициатор итеп күрсәтте. Ә югары классларда укыганда үзенең алдагы профессиясен анык күрә иде. Тарих фәнен яратты, өстәмә материаллар укыды. Җәмгыять белеме фәненең хокук бүлеге белән кызыксынды, дәрестә һәрвакыт нинди дә булса сорау бирмичә калмый иде. Закон теле катлаулы, ул аларны гадиләштереп аңлатуымны үтенә иде. Алдагы тормышын хәрби эш белән бәйләргә теләге барлыгын гел әйтә килде. Югары классларда укыганда спорт белән аеруча ныклап шөгыльләнә башлады. Иртән иртүк спорт залында дөп-дөп кем йөгерә икән дисәң, ул Инсаф иде. Кичләрен дә авыл тирәсендә йөгергәнен еш күрә идек. Физкультура буена олимпиадаларда катнашып, күп тапкырлар мәктәп данын яклады. 11 нче класста укыганда Казан федераль университетының Алабуга институты уздырган төбәкара физкультура фестивалендә катнашып та беренче урын яулады. Тырышлыгы бушка китмәде, мәктәпне тәмамлаганда аның фигурасы чын атлетларныкы кебек иде инде.

2019 – 2020 елларда Түбән Камадагы Н.М.Лемаев исемендәге нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллиятен тәмамлый. Анда укыганда да спортны ташламый, көллият данын яклап республика ярышларында йөри. Бүген дә фотосы көллият диварында тора. Нефтехимия берләшмәсенә эшкә дә урнаша, ләкин яшүсмерлек хыялы тынгы бирми – хәрби коммиссариатка барып килешү төзергә теләге барлыгын җиткерә. Шулай итеп, 19 яшьлек Инсаф Фәрит улы 2020 елның октябрендә тормышын Ватанны саклауга багышларга карар кыла, аның үлемсезлеккә юлы башлана.
Инсаф хәрби хезмәтне Самара өлкәсенең Волжский районы Рощинск шәһәрендә урнашкан мотоукчылар дивизиясенең 90 600 нче номерлы хәрби частьта башлый. Таулы Карабахта чуалышлар башлангач, аларны Россиянең тынычлык урнаштыручы көчләре составында Әрмәнстан Республикасына җибәрәләр. Бу – Инсафның беренче кайнар ноктада катнашуы була, чын хәрби күнекмәләрне шунда ала. Шул ук елның ноябрь аенда ул үзенең беренче хәрби бүләгенә – «За участие в миротворческой миссии в Нагорном Карабахе» медаленә лаек була. 2021 елның декабрендә Екатеринбург өлкәсенең Елань шәһәрендә урнашкан округ уку үзәгендә БТР йөртүчесенә укый. Шул вакытта Казахстан дәүләтендә халык чуалышлары башлана. Әлеге илнең Президенты чакыруы буенча, ОДКБ гаскәрләре составында аларны шунда җибәрәләр. Бер атна дигәндә Казахстанда тынычлык урнаша, әлеге мотоукчы гвардия аннан чыгарыла, Инсафлар кире Самарага кайтарыла.
1922 елның 24 нче февралендә Россия Президенты Украинада махсус хәрби операция башлануы турында белдерде. Инсаф үзенең сугышчан иптәшләре белән Украинаның Изюм, Лиман, Лисичанск шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша. Аның белән иңгә- иң торып сугышкан Ульян егете Влад Голубев сүзләренә караганда, Инсаф Фәрит улы башта өлкән укчы, кабат пулеметчы, аннан гранотометчы, соңрак БТРда төзәүче буларак сугыша. Үлем аны һәрчак сагалап йөри. Март аенда төнге бәрелеш вакытында алар БТРы эченә снаряд килеп керә, бәхеткә, ул шартламый. Инсаф яшен тизлеге белән сугыш машинасының эченнән атылып чыгып кала, бер иптәшенең аягы яралана. Әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә бер кызыклы факт сөйли. Инсаф төш күрә икән. Төшендә мәктәбебездә педагог-оештыручы булып эшләүче Раилә апасы: «Инсаф, син окопка төшмә, үләрсең», – дип әйтте ди икән. Ышанасыңмы, әни, икенче көнне үк, бер арт-атыш вакытында котылу эзләп, окопларга ташланган иптәшләрем минага эләгеп үлеп беттеләр, мин төшмәдем. Рәхмәт Раилә апага. Ә июнь аенда алар яна башлаган БТР эченнән көч-хәл белән чыгып калалар. Инсафның киемнәре яна, тәне пешә. Банк картасы яна, хәрби билетына ут каба. Анысын сүндереп кала ала. 6 июнь көнне Инсаф Фәрит улының уң кашына, сул аягының тездән түбән өлешенә снаряд ярчыклары кадала. 8 июньдә Луганск шәһәренә барып, аларны алдыра, госпитальдә ятарга тәкъдим итәләр, Инсаф сугышчан иптәшләре белән сугыш кырында булуны артыграк күрә, госпитальдән баш тарта. 26 июньдә Лисичанск шәһәре өчен барган сугышларда югарыда телгә алынган якын дусты Влад Голубевның, 120 мм калибрлы снаряд ярчыгы тиеп, эче бик каты яралана. Инсаф дусты янына ташлана, башка сугышчан иптәшләре белән Владны якындагы БТР га кадәр алып чыгалар. БТР яралы сугышчыны якындагы медикларга илтеп тапшыра, шулай итеп ул исән кала. Берничә операция кичереп, әле дә госпитальдә дәваланучы Влад Инсафны яхшы яктан гына искә ала, күз яшьләренә буылмыйча аның турында сөйли дә алмый: «Без икебез дә арада иң яшьләре идек, курку белми торган дустымны югалту бик авыр. Кушаматыбыз да «Лютый» иде безнең», – ди ул.
Инсафның Можга шәһәрендә яшәүче тагын бер сугышчан дусты Егор белән дә элемтәгә керергә туры килде. Ул аның белән 2022 елның җәендә бергә Казан шәһәрендәге полигонда эшләүләре, Украинага да бергә китүләре турында яза. «Инсаф Нуруллинны бары тик уңай яктан гына искә ала алам, – ди ул. – Инсаф сәламәт яшәү рәвеше алып барды, спорт белән бик шөгыльләнә иде. Хәрби хезмәттә үзен яхшы сугышчы итеп күрсәтте. Ярты ел хезмәт итү дәверендә кече сержант дәрәҗәсе алды, сержант исеме алып, шуннан гражданкага китү турында хыялланды. Иптәшләренә мөнәсәбәте әйтеп бетергесез яхшы булды, ничек булдыра алды, шулай булышты, хезмәттәшләре арасында авторитеты югары иде, аннан үрнәк алдылар. Хәрби операцияләрдә бернидән курыкмады, ут яңгыры астында күпләгән яралыларны сугыш кырыннан алып чыкты. Бервакыт шәхсән үземне дә үлемнән коткарды. Урманда засадада утырганда мин мина кырыенда булып чыкканмын. Инсаф минаны күреп алып, аны шартламас хәлгә китерде. Бер авыл янында безнең отделение камалышта калгач, исән калуыбызга без Инсаф Фәрит улына бурычлы. Ул барыбызны да яраланмый, исән-имин куркынычсыз җиргә алып чыга алды. Безнең ротага иреклеләр килгәч, алар Инсафны үзләренең остазлары итеп кабул иттеләр, аннан үрнәк алдылар. Әти-әниләренә мөнәсәбәте бик яхшы иде, аларны бик яратты, бигрәк тә әбисен. Илләр тынычланып, туган йортына кайткач, әнисе белән әтисен Кавказга ял итәргә җибәрергә, ә әбисен Мәккәгә хаҗ кылырга алып барырга хыялланган иде. Ә үзе гаилә корып балалар үстерү турында хыялланды. Беренче баласын кыз бала итеп күрә иде».
Лиман шәһәре өчен барган сугышлардагы кыюлыгы өчен Инсаф Нуруллин 2022 нче елның 30 июнендә «За боевое отличие» медале белән бүләкләнә.
2022 елның җәй айларында Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәре өчен бик каты сугышлар була. Инсафның телефоннан соңгы сөйләшүе дә шул тирәдән була. «Шушы шәһәрне азат итсәк, Луганск бөтенләй азат ителеп бетә инде. Сугышлар бик каты бара. Без әлегә чигендек, бер урман полосасында торабыз. Боларны аңлап бетердем мин, чын фашистлар икән болар», – диде ул. Әлбәттә, ул үзенең хезмәте ничек баруы турында сөйләде. Үзен кызгандырырга теләмәде. Киресенчә, үзенең хәрби уңышлары турында сөйләде.
Авылыбызга кайгылы хәбәр 19 июльдә кайтып иреште. 18 июль көнне, Луганск шәһәреннән 80 км ераклыктагы Белогоровка шәһәр тибындагы поселок янында мотоукчы взводының мотоукчы отделениесе өлкән укчысы, кече сержант Нуруллин Инсаф Фәрит улының гомере өзелә. Взвод командиры ярдәмчесе Андрейның сөйләве буенча ул көн вакыйгалары болайрак булган: без урман эчендә идек. Иртәнге як, беребез дә дошман килеп чыгар дип көтми идек. Без ике взводтан да бик аз калганлыктан, ике взвод бергә кушылган идек. Җыеныбыз 11 кеше. Кинәт урман ешлыгыннан 30 лап «Кракен»чы килеп чыкты. «Кракен» – Украинаның явыз гамәлләре белән дан казанган, төрмәчеләрдән төзелгән милли батальоны. Алар утызлап, алар да безне очратырбыз дип уйламаганнар. Инсаф аларны беренче күреп ала, стихияле рәвештә атыш башлана. Инсаф күпкә өстен дошманга каршы атыш башлавы белән калган сугышчыларга группировкаланырга мөмкинлек бирә. Гранаталар оча башлый. Кракенчылар ун сугышчыларын югалтып чигенәләр, ә Инсафларның дүрт солдаты һәлак була. Берсе Инсаф була. Кырыенда шартлаган гранатадан ачык баш  ярасы ала ул, егет шунда ук җан бирә.
23 июльдә Урта Кирмән авылында Инсаф Нуруллин белән хушлашу чарасы узды. Анда республика һәм район җитәкчелеге вәкилләре, җирле халык, туганнары, якыннары, классташлары, укытучылары, район хәрби комиссариаты вәкилләре катнашты. Мәрхүмне әби бабайларының кендек каны тамган җиргә – Урта Кирмән авылы зиратында җиргә иңдерделәр.
Үлгәннән соң Инсаф Фәрит улы Нуруллин «Кыюлык» ордены белән бүләкләнде.

Безнең йөрәкләрдә Инсаф Нуруллин каһарман, намуслы, көчле, кыю егет булып калыр, ул безгә бик тә җитмәс.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы , Инсафның сыйныф җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ