Логотип Магариф уку
Цитата:

Каникуллар күңелле үтә

Бүген күп кенә балалар мәктәп яны лагерьларында ял итә.

Питрәчнең 2 нче урта мәктәбендә шундый ике лагерь эшли. Аларның берсе кече яшьтәге мәктәп балалары өчен сәламәтләндерү лагере булса, икенчесе өлкән – 7–8 нче  сыйныф укучылары өчен  хезмәт һәм ял лагере. Өлкәннәргә мәктәп территориясендә эш җитәрлек: чәчәк клумбаларындагы чүпләрне дә утыйлар, суын да сибәләр, бик теләп төрле акцияләр дә уздыралар. Билгеле инде күңелле итеп ял да итә беләләр. Хезмәт һәм ял лагере җитәкчесе математика укытучысы Рузилә Әсгат кызы Хәкимова лагерьда балалар чишмәстәй мәсьәлә юк диячәк. 

– Кече яшьтәгеләрнең дә күңелсезләнергә вакытлары юк – әле музейга, әле кинога барабыз. Төрле кызыклы чаралар, лекцияләр, акцияләр, тамашалар  көн дә берсен берсе алыштырып кына тора, –  ди сәламәтләндерү лагере җитәкчесе Диләрә Марат кызы Галләмова.
Рәсем, җыр, бию  конкурсларында балалар аеруча актив. Бу – үзеннән-үзе аларның  сәләтләрен ачарга  бер сәбәп. 

– Әле менә 7 нче сыйныфлар белән күл буенда ял итеп кайттык. Күңелле итеп төрле уеннар уйный, үзебез бергәләп әзерләгән ризыклар белән сыйлана торгач, көннең кичкә авышканын да сизмәдек,– ди мәктәпнең тәрбия эшләре буена директор урынбасары  Лилия Хәмит кызы Гатиатуллина. 

Автор фотосы

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ