Логотип Магариф уку
Цитата:

«Катлаулы, әмма кызыклы эш»: Казанда яшь педагогларны һөнәргә багышладылар

Педагогик уку йортларын тәмамлаучыларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләкләрен җиткерде.

Бүген Казанның «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды. Педагогик уку йортларын тәмамлаучыларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләкләрен җиткерде.

«Бүгенге көн мәктәбе алдында балаларга тирәнтен һәм иҗади фикерләү, үз идеяләрен гамәлгә ашыру күнекмәләрен бирү бурычы тора. Безнең укытучылар барлык тырышлыкны милләтпәрвәрлек, туган телгә мәхәббәт, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә ихтирам белән тыгыз бәйләнештә нәкъ менә шушы сыйфатларны тәрбияләүгә юнәлтергә тиеш. Сезгә – яшь белгечләргә – боларның барысы да аеруча аңлаешлы һәм якындыр, дип уйлыйм», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Министр фикеренчә, бүген укытучылар җитмәү проблемасы кала бирә.

– Барлык яшь укытучылар да, укуларын тәмамлаганнан соң, мәктәпләргә эшкә килми. Вазгыятьне үзгәртү өчен ныклы гамәлләр кирәк, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә. Алдыбызда яшь белгечләрне лаеклы хезмәт хакы, ташламалар, социаль түләүләр, торак белән тәэмин итү бурычы тора. Республикада яшь укытучылар өч ел дәвамында ай саен 2510 сум ала, шулай ук күп кенә районнарда төрле ташламалар каралган. Әйе, бу алай күп түгел, әмма вакыт узу белән вазгыять үзгәрәчәк», – дип белдерде Һадиуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, бу уку елында укытучыларга йөкләнешне киметү өчен чаралар санын 50 % ка киметкәннәр.

– Без укытучыларның балалар белән күбрәк эшләвен телибез. Иң мөһиме – балаларны тәрбияләү, – диде министр.

Чарада мәгариф системасында эшләүче 300 дән артык вәкил: педагогик югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаган яшь укытучылар, профсоюз оешмалары, югары, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләре остазлары катнашты.

Тантаналы чараның финал өлешендә сентябрьдән республика мәктәпләрендә эшкә керешүче яшь укытучылар ант итте. Тантана яшь педагогларның гимнын башкару белән тәмамланды.

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

1

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче узачак

4 октябрь 19:00 сәгатьтә MOÑ театр мәйданчыгында «Милли бию киче «Сосна чабатасы» фильмы» чарасы булачак. Программасында фильмны карау, бию перформансы һәм тамашачыларга мастер-класс уздыру каралган. Бу хакта MOÑ театр мәйданчыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кич Татарстанга таныш чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге — ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! 

Гореф-гадәтләр шушылай сакланып, буыннарга тараламы? Бәлкем, шулай. Без исә милли бию үсешенең өч этабын күрсәтәбез. Менә фильмда аны авылда һәм сәхнәдә бииләр. Ә менә каршыгызда, театр мәйданчыгында — тарихын яктырту омтылышы белән, аның эксперименталь гәүдәләнеше. Электән-элек чабатаны ир-атлар гына биегән. Безнең каһарманнар барысы да — хатын-кызлар», Рәдиф Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ