Казан циркы Бөек Җиңүгә багышланган программа әзерләде
Казан дәүләт циркы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган яңа программа тәкъдим итте. «Гаҗәеп тарих» («Удивительная история») цирк новелласы тарихи чынбарлыкка нигезләнеп әзерләнгән.
1945 елның 9 маенда атаклы Юрий Дуровның Казанда гастрольдә булган циркы тулы составта – костюмнары, оркестры, өйрәтелгән хайваннары белән урамнарга чыга һәм парад маршы белән шәһәр үзәге буйлап уза. Бу барлык цирк хезмәткәрләре исеменнән ихлас котлау булган. Казан халкы Бөек Җиңүгә нык шатланган. Соңрак Юрий Дуров искә төшергәнчә, алар шул ук кичне Казан циркы манежында күрсәткән тамаша аның тормышында иң шатлыклы һәм тантаналы тамаша буларак истә кала.
Режиссер «Гаҗәеп тарих» цирк новелласында Казан циркы шул онытылмас көн атмосферасын тудырырга омтылган. Сюжет нигезендә - Казанда яшәүче кечкенә кыз тәэсирләре чагыла. Тамашачылар 1945 елның 9 маен язның матур көнен аның күзләре белән күргән һәм ул вакытта бөтен илне биләп алган хисләрне – моңарчы күрелмәгән шатлык, бәхет һәм бердәмлекне тоя.
Программаның режиссер-куючысы - РФ атказанган артисты Андрей Шарнин. Куючы хореографлар - Антон һәм Лия Гыйсмәтулловлар.
Яңа программада үзенчәлекле номерлар күрсәтелде. Өйрәтелгән хайваннар күп чыгыш ясаулары гуманлы дрессурага нигез салучы Дуров истәлегенә багышланды. Манежга халык артисты Виктор Кудрявцев һәм РФ атказанган артисткасы Ольга Кудрявцева җитәкчелегендәге аюлар, Юлий Якубовскийның кәҗәләре, Алишер Ташкенбаев җитәкчелегендәге дөяләргә атланган акробатлар кайнар алкышларга күмелде. Нишләптер, диңгез хайваннары гына бу кичтә аренага чыгарга теләмәде.
Моннан тыш Олег Хотимның экзотик попугайлары, шулай ук өйрәтелгән мәче һәм этләр чыгышы да нәни тамашачылар күңеленә хуш килде. Елена Павлович җитәкчелегендәге атта йөрү югары мәктәбе артистлары, Монте – Карлодагы фестивальнең «алтын» ияләре - һава гимнастлары Мальвина Абәкәрова һәм Валерий Сычев үзләренең чыгышлары белән таң калдырды. Традиция буенча программада балалар цирк мәктәбе укучылары һәм Казан циркы балеты катнашты. Төп рольләрдә Казан драма театрлары актерлары булды.
Цирк фойесында фотографияләр, газета битләре һәм плакатлар белән зур булмаган документаль күргәзмә эшли. Әлеге күргәзмә тамашачыларны 1945 елның җиңү мае атмосферасын яхшырак тоярга ярдәм итте.
Яңа цирк новелласын Казан циркында 2025 елның апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Автор фотолары
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстан ИТ-белгечләре киберспорт буенча ярышты
22 февраль көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта киберспорт буенча «КиберЦифровиада» республика турниры узды. Виртуаль ярышта республиканың ИТ-компанияләрендә эшләүче белгечләр көч сынашты. Парк аренасы бу көнне компьютер уеннарын үз итүче һәвәскәрләр өчен дә ачык иде, теләгән һәркем чарага килеп, үзен сынап карый алды.

Турнирны оештыручылар – республиканың Цифрлаштыру министрлыгы һәм ИТ-парк. Катнашучылар исә команда һәм шәхси дисциплиналар буенча ярыштылар. Җиңүчеләр исемлегендә «ИТ-парк» югары мәгълүматлы технологияләр өлкәсендә технопаркы», Сбер, «Уфанет», ГК Innostage, «Телеком Интеграция», Иннополис шәһәре резидентлары булган «Инфозонт» һәм «АйСиЭл Электроникс» оешмалары бар.
Әлеге уникаль ярыш ИТ-белгечләр алдынгы технологияләрне уйлап табучылар гына түгел, оста киберспортчылар икәнлеген дә раслады.
Фото: ТР Цифрлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар