Казан II Бөтенроссия балалар фольклориадасының башкаласы
19–23 июньдә Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы узачак.
19–23 июньдә Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы узачак. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык кеше катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Россиянең Мәдәният министрлыгы.
Программага бәйрәм йөреше, флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади очрашулар кертелгән. Аларны башкаланың иң яхшы сәхнәләрендә, паркларда һәм мәйданнарда карап булачак.
Тамашачылар алдында фольклор, халык-җыр коллективлары, халык биюләре ансамбльләре катнашучылары һәм солистлары, милли уен коралларында башкаручылар чыгыш ясаячак. Алар Россия халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдырган номерлар тәкъдим итәчәк.
Фәния Лотфуллина
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар