Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мөселман киносы фестивалендә татар язучыларын искә алдылар

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең бишенче көнендә узган конкурстан тыш программасы Татарстан язучыларына багышланды.

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең бишенче көнендә узган конкурстан тыш программасы Татарстан язучыларына багышланды. Биредә «Татарстанның язучылары һәм шагыйрьләре» дигән кыска метражлы фильмнар альманахы, «Фәнис Яруллин очышлары», «Аяз», «Таулардай биек», «Безнең Тукай» кыска метражлы фильмнар альманахы һ.б. күрсәтелде. Ахырдан фильмнарны төшерүчеләр белән иҗади күрешүләр узды.

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның язмышы, мәхәббәте һәм иҗаты турында сөйләүче лирик киноновелла «Таң» студиясе тарафыннан төшерелгән. «Фәнис Яруллин очышлары» фильмының сценарий авторы, режиссер һәм оператор – Әнвәр Габдрахманов. Биредә язучының кызыклы да, катлаулы да тормыш юлы тасвирлана. Алар шулай ук Фәнис Яруллинның үз сүзләре, исән чакта төшереп алынган видеолар белән дә үрелеп бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ