Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан музейларында Туган тел көнен билгеләп үтәләр

21 февраль, Туган тел көнендә, лекцияләр, укулар, ачык микрофон, каллиграфия дәресләре һәм Татарстанның чигелгән картасын кайтару каралган, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалларында төрле тел мәдәниятәре белән бәйле экспонатлар саклана. Аларның тарихы белән һәркем таныша алачак.

Татар китабы йорты – Островский ур., 15

Ачык микрофон игълан итә!

21 февральдә 18:00 дән 20:00 гә кадәр бәйрәмгә кушылып, туган телдә шигырьләр укып булачак. Рус, татар, башкорт, саха, удмурт, мари һәм Россия халыклары вәкилләренең башка матур телләре кичәне тулыландырып, йөрәкләрне берләштерәчәк.

Чарага теркәлергә: https://forms.yandex.ru/u/67af124784227c9075add0b3/

 

Татарстан Республикасы Милли музее – Кремль урамы, 2

Экспозициягә Татарстанның чигелгән картасы кире кайткан. Республиканың 43 районы һәм ике шәһәр округы Татарстан картасы фрагментларын чиккән. Алар табигать һәм Территория үзенчәлекләрен, тарих һәм мәдәни традицияләрне исәпкә алган. Анда 23 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 52 оста катнашкан. Алар Татарстан территориясендә яшәүче төп халыкларның милли байлыгын күрсәткәннәр: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар. Картаны музейның икенче катында күрергә мөмкин.

11: 00 – 12.00, бөтен экспозиция буенча – «Руннан яңалифка кадәр» квиз-экскурсия, 12+

12: 00-13.00, 2 кат, «Татар йорты» интерактив зонасы — Гарәп теле һәм каллиграфия буенча мастер-класс, Кытай теле буенча мастер-класс, 12+

14: 00 – 15.00, бөтен экспозиция буенча – «Туган тел дөньясына сәяхәт» квест-уены, 6+

 

Габдулла Тукай әдәби музее — Тукай ур. 74

10.00 Фәнни минутлар — «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясе, лектор –  филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

11.00 Театр минутлары – Риза Ишморатның «Кайту» драмасыннан өзек, Ижауның «Чулпан» балалар театры башкаруында Муса Җәлилнең «Илбасарлар» шигыре, җитәкчесе Рафилә Рәсүлева

Югары Ослан районы Печище авылында Янка Купала музее, Печище авылы, Калинин ур., 5

20 февраль көнне 13.00 сәгатьтә «Читаем Купалу разом» акциясе узачак, анда Янка Купала әсәрләрен төрле телләрдә башкарачаклар. 21 февральдә  «Җиңүгә алып баручы каләм!» күргәзмәсендә Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр туган телләрдә укылачак.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Хәрби белем турында күргәзмә аша

Күргәзмә Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Хәрби белем турында күргәзмә аша

Бүген, 21 февральдә, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында – Татарстан Республикасы Милли музее филиалында – «Батырлык юлы» күргәзмәсе ачыла. Ул Казанның хәрби белем бирү тарихын һәм заманчалыгын чагылдыра.

Казан Суворов хәрби, Казан югары танк команда һәм Казан югары артиллерия команда училищеларыннан сирәк экспонатлар тәкъдим ителәчәк. 

Шулай ук күргәзмәдә 1979–1989 елларда Әфганстан республикасында интернациональ бурычларын үтәгән совет сугышчыларының һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларның шәхси әйберләрен дә күреп булачак.

Ачылу 14.00 сәгатьтә, керү ирекле.

Күргәзмә 6 майга кадәр эшләячәк.

Фото: ТР Милли музее сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ