Логотип Магариф уку
Цитата:

«Казан провинциясе»нә алкышлар

Кичә Питрәч мәдәният йортында 6, 8, 10 нчы сыйныфларда укучы егет-кызлар тарафыннан оешкан «Казан провинциясе» рок-группасының беренче концерты узды.

Моңа кадәр 2 нче Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәбир Заһретдинович Сәйфетдиновның хәер-фатихасы белән мәктәпнең актлар залында репетицияләр ясап йөргән алар. Чөнки флейтада уйнаучы 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Эмелия Зайцевадан кала алар барысы да – игезәкләр Матвей һәм Илья Дудкиннар, Марсель Гарипов, Зарина Цыганова 2 нче мәктәпнекеләр. Тәүге концертны оештыруда “Беренчеләр хәрәкәте”нең Питрәч муниципаль районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Олегович Семенов булышкан.   

 – Мәктәптә узган чараларда да чыгышлар ясыйбыз. Башта   туганым Матвей белән  икәү генә идек.Икебез дә  гитарада, фортепьянода уйныйбыз. Озак та үтми Марсель килеп кушылды. Скрипкачы булмасмы дип йөргәндә, безне Эмелия үзе эзләп килде. Аның флейтасы да бик ярап куйды. Зарина  килгәч, коллектив тагын да тулыланып китте. Хәзер безнең төркемдә өч гитарист, – дип, группаның оешу тарихына туктала Илья. 

Рок-группа оештыру теләге көчле була егетнең. Хәтта “авыл җирләрендә рок стилендәге музыканы үстерү өчен мөмкинлекләр бик аз. Музыка мәктәбендә барабанда уйнарга өйрәтүче укытучыларыбыз, көйләрне яздырырга студиябез, мәктәпләрдә тиешле уен кораллары юк”, – дип,  узган елның сентябрендә В.В.Путинга хат та юллаган булган.

Шуңа да карамастан булганы белән дә нәрсәгәдер ирешеп булуын раслый алар. Тамашачы да алкышларын кызганмаган үзләренә. Район башлыгы Илһам Миннехан улы Кашаповның «Казан провинциясе»н  хуплап әйткән җылы сүзләреннән соң алар  тагын да дәртләнеп, канатланып киткәннәр.
 

Фотолар Илья Дудкин шәхси архивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ