Казан Сабан туеның абсолют батырлары тәкә һәм квадроцикл алачак
Казанда Сабан туе 18 һәм 19 июньдә шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узачак: 18 июньдә – ипподромда ат чабышлары, 19 июньдә – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкларда, Аккош күле я...
Казанда Сабан туе 18 һәм 19 июньдә шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узачак: 18 июньдә – ипподромда ат чабышлары, 19 июньдә – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкларда, Аккош күле янындагы урман-паркында төп программа. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары бәйрәм урыннарына шаттлларда һәм рейс автобусларында барып җитә алачак.
18 июнь программасында – 14 ат чабышы, сәнгать осталары концерты, лотерея. Бәйрәмнең кульминациясе пиротехник тамаша булачак. Башлану вакыты 16:30 га билгеләнгән.
19 июньдә бәйрәм өчен корылган татар утарлары 9:00 дән эшли башлый, ә 11:00 дән төп программа башланачак. Казанлылар аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, мендәр белән сугышу, милли көрәш кебек ярышларда үз көчләрен сыный алачак.
Тынычлык бистәсендәге үзәк мәйданда театральләштерелгән прологта республиканың бию һәм вокал коллективлары катнашачак. Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Норлат һәм Балык Бистәсе районнарының иҗади коллективлары, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары – Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар чыгыш ясаячак. Пролог программасы борынгы милли гореф-гадәт – «Аулак өй» күренешен гәүдәләндерәчәк. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына «КАМАЗ-мастер» командасы тарихы – ралли-узышларда җиңүчеләр турында сөйләячәкләр. Барлык теләүчеләргә дә аларның символикасы төшерелгән сувенир продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Төп мәйдан белән бер үк вакытта Сабантуй бәйрәм чаралары Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле буендагы урман-паркында да башлана. Анда республиканың Балтач, Саба, Апас, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Чистай һәм Кама Тамагы районнарыннан килгән татар утарлары эшләячәк. Бәйрәмне милли костюмнарга киенгән һөнәрчеләр төрләндерәчәк. Дәрвишләр бистәсендә концерт программасы йолдызлары Ришат Төхвәтуллин һәм Эльмира Кәлимуллина булачак.
Милли көрәш буенча ярышларда республиканың иң яхшы батырлары катнашачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Абсолют батырлар исә һәр мәйданчыкта тәкә һәм квадроцикл алачак.
Сабан туенда күпсанлы интерактив мәйданчыклар, җәмәгать туклануы, сәүдә нокталары һәм аттракционнар эшләячәк. Гадәттәгечә, барлык теләүчеләр өчен гер күтәрү, бура уены буенча ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Барлык бәйрәм мәйданчыклары абсолют батыр билгеле булганчыга, якынча 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Казан шәһәренең мәдәният идарәсе.
Бәйрәм урыннарына кадәр җәмәгать транспорты 8:00 сәгатьтән алып чаралар тәмамланганчы йөреячәк. 19 июнь көнне шәһәр халкы һәм кунаклары Сабан туе уздырыла торган урыннарга барып җитә алсын өчен, махсус транспорт бирелә. Юл йөрү өчен түләү шәһәр эчендәге тариф буенча башкарылачак.
Мәсәлән, Мирный поселогындагы Каенлыкка махсус автобус маршрутлары белән дүрт тукталыш пунктыннан барып җитәргә мөмкин: «Җиңү проспекты станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концертлар залы», «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Бу маршрутлар буенча 41 автобус җибәреләчәк.
«Җиңү проспекты» метро станциясе»ннән автобуслар Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча йөреячәк.
«10 нчы микрорайон» тукталышыннан автобуслар Фучик урамы – Зорге урамы – Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» тукталышыннан автобуслар Павлюхин урамы – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча йөреячәк.
«Глазунов урамы» (Теплоконтроль) тукталышыннан автобуслар Тула урамы – ТАССРның 100 еллыгы магистрале – Бакый Урманче урамы – Оренбург юлы – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Моннан тыш, Сабантуй үткәрү урынына 23 нче, 56 нчы номерлы рейс автобусларында да барырга һәм Тынычлык бистәсендәге Сабантуйга «Казан-1» станциясеннән электр поездында да килергә мөмкин.
Аккош күле янындагы мәйданчыкка кадәр казанлылар «Горький шоссесы» тукталышыннан махсус шаттлларда килеп җитә ала. Моннан тыш, 36, 46, 72 нче номерлы рейс автобуслары да йөри. Алар көчәйтелгән режимда эшләячәк, дип билгеләп үттеләр мәдәният идарәсендә.
Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка «Халитов урамы» тукталышыннан һәм Казанның бер сәүдә үзәгенең (Җиңү проспекты, 141) парковка территориясеннән махсус автобусларда барып җитәргә мөмкин. Шулай ук 1, 25, 34, 60, 84, 91 нче номерлы рейс автобуслары да йөреячәк.
18 июнь киченнән 19 июньнең 17:00 сәгатенә кадәр юл хәрәкәтен оештыру өлешчә үзгәрәчәк.

Сөмбел Таишева фотолары
Комментарийлар