Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучылары йомгаклау иншасын язды

Бу көннәрдә Казанның 5,6 меңнән артык укучысы Бердәм дәүләт имтаханнарына керү максатыннан йомгаклау иншасы язды. Укучылар алдында гаилә, җәмгыять һәм Ватан; кеше тормышында табигать һәм мәдәният кеб...

Бу көннәрдә  Казанның 5,6 меңнән артык укучысы Бердәм дәүләт имтаханнарына керү максатыннан йомгаклау иншасы язды. Укучылар алдында гаилә, җәмгыять һәм Ватан; кеше тормышында табигать һәм мәдәният кебек темаларның берсен сайлап,  шуларны ачу бурычы куелды.
Укучылар иншаны 3 сәгать 55 минут вакыт эчендә язып тапшырырга тиеш булды.  Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга иншаны өй шартларында 1,5 сәгатькә күбрәк язу мөмкинлеге бирелде.  
Иншаны уңышлы язган чыгарылыш укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарына «пропуск» ала. Нәтиҗәләре начар булган, яки җитди сәбәп буенча  килә алмаган укучылар 7  февральдә һәм 10  апрельдә  иншаны яңадан язып тапшыра ала..
ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе дә хәбәр итүләренчә, йомгаклау иншасын гадел, объектив уздыру һәм тәртибен саклау өчен мәктәпләрдә  аккредитацияләнгән җәмәгать күзәтүчеләре билгеләнгән. Иншага нәтиҗәләр 18  декабрьгә кадәр ясалачак.
 
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ