Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучысы Мисырда Халыкара олимпиадада

Олимпиадада дөньяның 96 иленнән 370 кеше катнаша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2024 елның 1 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Мисырда (Александр шәһәре) информатика буенча Халыкара олимпиада уза. Олимпиадада дөньяның 96 иленнән 370 кеше катнаша. 

Быел Россия Федерациясе командасын Мәскәү шәһәреннән 3 укучы һәм Казаннан 2 нче лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Абдуллин Гыймран тәкъдим итә.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия командасы 4 алтын медаль яулаган. Гыймран инде икенче ел рәттән алтын медальгә ия була!

Бу казаныш – аның алыштыргысыз тренеры һәм укытучысы Сафиулин Илшат Ирек улының да казанышы, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ