Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 24 парковка урыны ачылачак

2024 елның 1 гыйнварыннан Казанда 1,4 мең урынга исәпләнгән 24 муниципаль түләүле парковка урыны ачылачак.

2024 елның  1 гыйнварыннан  Казанда  1,4 мең урынга исәпләнгән  24 муниципаль түләүле парковка урыны  ачылачак.


«Алар Чехов, Калинин, Вишневский, Петербург, Островский,  Хөсәен Ямашев, Бондаренко, Короленко, Адоратский урамнарындагы буш урыннарда   җиһазландырылган. Элек анда машиналарны кем ничек тели, шулай калдыра иде. Бу әлеге мәсьәләне дә җайга салырга мөмкинлек бирәчәк», – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. 


Түләүле парковкалар оештырыр алдыннан  якын-тирәдә яшәүчеләрнең, оешма җитәкчеләренең, анда эшләүчеләрнең дә фикерләре исәпкә алынган.  Түләүләр югары түгел, сәгатенә нибары 30 сум. Моңа кадәр  үзәк стадион  каршында  машиналарны бушлай калдырып торырга мөмкин иде. Хәзер анда да  512  түләүле парковка урыны булдырылган, аның 16 сы туристлар йөртүче автобуслар куяр өчен каралган. Казан туристлар  шәһәре икәнен исәпкә алганда, монысы да мөһим,  әмма парковка бәясе сәяхәт кылырга яратучыларның кесәсенә сукмый калмас. Шунысын да билгеләп үтик: 30 сум ярты ел дәвамында гына тотрыклы торачак, аннары үзгәрергә мөмкин. 


Казанлылар әнә шулай әкренләп түләүле парковкаларга ияләшеп бара, бу Казан бюджетына өстәмә керем китерә. Шуңа да хакимиятнең ял көннәрендә, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр  вакытында  парковка урыннарына машиналарны һич курыкмыйча бушлай  куярга рөхсәт бирүләре казнага әллә ни зыян салмый.


Альберт САБИР 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ