Казанда Бакый Урманчены искә алдылар
Татарстанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, зур талант иясе: рәссам, скульптор, монументалист, театр рәссамы – Баки Урманче туган көненә багышланган әдәби кичә узды.
«Эзләгәнем туган илем иде...» әдәби-музыкаль кичә сынчының 128 еллыгы уңаеннан оештырылды.
“Хәзинә”дә Россия һәм Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендә Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманченың даими күргәзмәсе эшли. Биредә аның төрле елларда иҗат иткән картиналары һәм сыннары урын алган. Музыкаль кичә нәкъ аның әсәрләре урнашкан залда үтте.
Олуг иҗатчыны олылап килгән тамашачылар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөлфәт Закиров башкаруында рәссамның шәхси көндәлегеннән истәлекләр һәм шигырьләрен ишетте. Шулай ук, театрның оркестр музыкантлары заманында Бакый аганың рухына туры килгән музыка яңгыраттылар.
Автор фотолары
Комментарийлар