Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче тапкыр БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе уза

Чарада катнашучыларның һәрберсенә Коръән бүләк ителәчәк, билет алучылар арасында хаҗга юллама уйнатылачак.

24–26 июль көннәрендә Казанда беренче тапкыр БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе конкурсы оештырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Аббасов сөйләвенчә, бәйгедә 22 дәүләттән, гарәп илләреннән, Африка һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән, шул исәптән Бразилия, Кытай, Эфиопия, Һиндстаннан Коръән укучылар катнашачак.

– Һәр дәүләтнең үз халыкара Коръән уку ярышлары бар. Быел исә беренче тапкыр БРИКС илләренең дә Коръән премиясен булдырдык. Алга таба ул һәр елны уза башлар дип ниятләп торабыз. Күптән түгел генә БРИКС уеннары узды. Без дин әһелләре шушы илләрнең үзара элемтәсен рухи яктан да ныгытырга телибез, – дип сөйләде ул.

Рушан Аббасов киләсе премиянең Бразилиядә узачагы турында әйтте.

Конкурсантлар Коръәнне яттан сөйләп түгел, матур итеп укуда ярышачак. Җиңүчеләргә акчалата премия каралган. Беренче урын алучыга 7 мең доллар, икенчегә – 5 мең, өченче урынны яулаучыга 3 мең доллар биреләчәк.

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе 24–26 июль көннәрендә Казанда «Корстон» кунакханәсендә узачак.

24 июль көнне Изге Коръән премиясенең тантаналы ачылышы һәм ярышлар үтә. Бирегә килергә теләүче һәркем бушлай рәвештә 11:00 сәгатьтән алып кичке 18:00–19:00 сәгатькә кадәр ярышны тулысынча тыңлый ала. 

25 июльдә «Рухи ефәк юлы» пленар утырышы, секцияләр буенча очрашулар һәм Милли китапханәдә яшьләр өчен форум узачак. 

26 июльдә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм барлык югары дәрәҗәле кунаклар катнашында БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен ябу тантанасы узачак. Чара 17:00 сәгатьтә башлана.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов  әйтүенчә, ябылу тантанасы кысаларында тамашачыларга чын рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге һәм Коръәннең тирән мәгънәләре турында сөйләүче уникаль театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Куелышта төп урынны Коръән укучылар – конкурста катнашучылар алачак. Шулай ук фойеда күргәзмә оештырылачак, анда заманча рәссамнарның каллиграфиясеннән тыш, литографик басмалар, Милли музей экспонатлары тәкъдим ителәчәк. Чарада катнашучыларның һәрберсенә Коръән бүләк ителәчәк, билет алучылар арасында хаҗга юллама уйнатылачак.  

24 июль көнне узучы чара бушлай булса, 26 июльдә керү билетлар буенча булачак. Билет бәясе биш йөздән алып мең ярым сумга кадәр. 

– Барлык кергән акчалар хәйрия акциясенә, «Ярдәм» мәчетендәге күрмәүчеләр өчен Брайль системасы буенча Изге Коръәнне бастыруга тотылачак. Без бу Коръәннәрне Татарстанда гына түгел, ә Дагстанда һәм ихтыяҗ булган башка республикаларда да сукырларга тапшырачакбыз, – дип сөйләде оештыручылар.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ