Казанда беренче тапкыр «Сабантуй сылуын» сайлаячаклар
Бу конкурста18 яшьтән алып бөтен республика хатын-кызлары катнаша ала.
Быел Казанда беренче тапкыр «Сабантуй сылуын» сайлаячаклар. Бу конкурста18 яшьтән алып бөтен республика хатын-кызлары катнаша ала.
Конкурс ике этапта узачак. Сайлап алу туры 12 июньдә үткәрелә. Сайлап алганнан соң бәйгедә катнашучыларны мөгалимнәр укытачак. Аларга иҗади номерлар булдыруда ярдәм итәчәкләр, дефиле һәм ораторлык осталыгына өйрәтәчәкләр, шулай ук алар өчен фотосессия оештырачаклар.
Бәйгенең финалы Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, 23 июньдә, Казанның Совет районы мәйданчыгында – Дәрвишләр торак массивының каенлыгында узачак.
Катнашу бушлай, җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә. Бәйгегә кушылыр өчен сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк. Совет районы администрациясендә, «Сабантуй сылуы – 2024» милли традицияләрне саклау һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла, дип билгеләп үттеләр.
Фото: kzn.ru
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Роман Мининнан тәмле һәм җиңел салат
Кирәкле әйберләр.
Эремчекле сыр – 130 грамм
Чөгендер – 1 данә
Туңдырылган җиләк-җимеш – 30 грамм
Әфлисун – 30 грамм
Анар (гранат) – 15 грамм
Зәйтүн мае – 10 грамм
Бөтнек – 5 грамм
Тоз һәм борыч – чама белән
Эш барышы:
Аркылыга кискәләгән чөгендер янына туңдырылган җиләк-җимеш салабыз да, фольгага төреп, 30 минут дәвамында 180 С температуралы мичтә пешереп алабыз. Мичтән алгач суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз да зәйтүн мае белән болгатып куябыз.
Әфлисунның тышын чистартып, элпәләреннән арындырабыз. Үзен зур булмаган өлешләргә турыйбыз.
Эремчекле сырны тәлинкәгә җәеп, ян-якларын күтәртеп куябыз. Өстенә чөгендерле-җимешле катнашманы салабыз. Аннары әфлисун өстибез. Анар бөртекләрен сибәбез. Ахырдан бөтнек белән бизибез.
Әдилә Гарипова
Фото "Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге" автоном коммерция булмаган оешманың пресс-үзәгеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар