Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Бөек Җиңү җырлары яңгыраячак

9 майда Аксенов исемендәге скверда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «Татаркино» зур бәйрәм чарасы уздырачак.

 «Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе оештырган «Бөек Җиңү җырлары» программасы 19:30 сәгатьтә башлана һәм ачык һавада узачак. Сәхнәдә Казан шәһәренең иҗади берләшмәләре чыгыш ясаячак: Бөек Ватан сугышы чоры җырлары мотивлары буенча вокаль-инструменталь композицияләрне Наталья Железных җитәкчелегендәге «ДжазЭль» джаз коллективы, «Хәтерне кайтарыгыз!» бию номеры күрсәтәчәк. «Арлекино» балалар хореография төркеме, «Баллада о матери» һәм «Бьется в тесной печурке огонь» җырларын танылган эстрада артисты Регина Кашапова башкарачак.

Шулай ук Җиңү көне кысаларында мәдәният учреждениесе кунаклар өчен тематик викторина әзерләгән. Иң актив катнашучылар «Татаркино»дан истәлекле бүләкләр алачак, ди проект авторлары. 

Программаны режиссер Дарья Биневскаяның «Африка» хәрби мелодрамасы тәмамлый. Фильм 2021 елда «Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе ярдәме белән төшерелгән.

Чарага керү ирекле.

6+

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Тукайга мәхәббәт илә гаилә бәйрәме

168 нче билингваль балалар бакчасында «Тукайга мәхәббәт илә гаилә бәйрәме» дигән чара узды.

Тукайга мәхәббәт илә гаилә бәйрәме

Совет районының 168 нче билингваль балалар бакчасында Тукайның 138 еллыгына багышланган "Тукайга мәхәббәт илә гаилә бәйрәме" дигән чара узды. Бәйге форматында уздырылган бәйрәмдә сигез гаилә( унбер бала) туган телебез, гореф-гадәтләребез, Тукай иҗатына мәхәббәтләрен күрсәттеләр, һәр чыгыш залда утыручы балалар күңелендә соклану һәм горурлык хисләре уяттылар.

Тимур Гыйльманов гаиләсе әбием сандыгындагы хәзинәләрен барласа, Гадел Сафиуллин Сафия белән "Су анасы"н сөйләп, тәрбия дәресе бирделәр. Сәет Гыйльмановның "Шүрәлесе" дә бик үтемле яңгырады.

Әхмәдиевләр гаиләсе музыкаль сәләтләрен күрсәтте. Татар дәүләт филармониясе халык инструментлары солисты кызы Ралина белән домрада уйнап һәм биеп кунакларны тәэсирләндерде. Камиловлар гаиләсе нәсел шәҗәрәсе белән шаккатырды.

Бәйгедә катнашучы балалар Тукай шигырьләрен укыды, рәсемнәре, эшләнмәләре белән куандырды.

Бәйрәмне татар шагыйре, язучы Галимҗан Гыйльмановның чыгышы, матур сүзләре, бүләккә алып килгән китаплары тагы да күркәмләндерде.

Тукай айлыгы бакчабызда нәтиҗәле, иҗади үтте дип әйтергә тулы нигез бар.

Фотолар балалар бакчасы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ