Казанда экоюл салыначак
Быел марафон якынча 35 мең йөгерүчене җыячак.
Казан марафоны алдыннан Казансу буенда резина валчыкларыннан ясалган махсус экоюл салыначак. Йөгерү өчен юлның киңлеге ‒ 2 метр, озынлыгы 3,5 метрдан да күбрәк булырга мөмкин. Аны УРАМ паркыннан алып Ленин дамбасына кадәр сузарга ниятлиләр.
Исегезгә төшерәбез: Казан марафоны 3–5 май көннәрендә узачак. Йөгерү дистанцияләренең ераклыгы – 3, 10, 21.1 һәм 42.2 километр.
Марафонда теләге булган һәркем катнаша ала, балалар өчен дә эстафеталар оештырылачак. Моның өчен kazan.run сайтында теркәлергә һәм табибтан сәламәтлек турында белешмә алырга кирәк дип хәбәр итә чараның матбугат хезмәте. Йөгерештә җанатар һәм волонтер буларак та катнашырга мөмкин.
Быел марафон якынча 35 мең йөгерүчене җыячак. Узган ел чарада дөньяның униҗиде иленнән һәм Россиянең 80 төбәгеннән 28 052 йөгерүче катнашкан булган.
Йөгерү турында тулырак «Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель санында таныштырырбыз.
Фото марафонда катнашучы, һәвәскәр йөгерүче Искәндәр Александровның шәхси архивыннан алынды.
Комментарийлар