Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Гаилә фестивале узачак

15 июньдә Казанда Гаилә елына һәм гаилә көненә, тугрылык мәхәббәтенә багышланган «Гаилә энергиясе» исемле беренче Республика гаилә интеллектуаль фестивале узачак. Чара Казан дәүләт энергетика университеты территориясендә узачак.

Катнашырга теләгән һәркем чакырыла, моның өчен сылтама буенча гариза калдырырга кирәк. Бер командада ким дигәндә 3 гаилә әгъзасы катнаша: әни, әти һәм 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге бала. Ата-аналарның берсе булмаган очракта, аны балигъ булган туганына алыштырырга рөхсәт ителә. 

Фестивальнең төп максаты - балалар һәм ата-аналар арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен шартлар тудыру. Төрле интеллектуаль уеннарда, викториналарда һәм иҗади конкурсларда катнашу аша гаиләләр вакытны бай һәм файдалы гына түгел, ә бер-берсен яхшырак белә, яңа талантлар һәм кызыксынулар ача, шулай ук командада нәтиҗәле эшләргә өйрәнә алачак.

Фестиваль 2024 елда югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында, шулай ук ТР Яшьләр министрлыгы ярдәме белән «Энергия добра» социаль инициативалар конкурсы кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан Росмолодежның грант акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.

Фестивальнең партнерлары: Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, Казан дәүләт энергетика университеты, «Ышаныч» психологик ярдәм үзәге һәм «Белем» Россия җәмгыяте. 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ