Казанда Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшереләчәк фильмга кастинг башланды
Оештыручыларның сүзләренә караганда, кастингда катнашырга теләк белдереп гариза юллаучылар шактый җыелган. Үзеңә чират җиткәнне көтү берничә сәгатькә сузылырга мөмкин. Алдага көннәрдә массовкада катна...
Оештыручыларның сүзләренә караганда, кастингда катнашырга теләк белдереп гариза юллаучылар шактый җыелган. Үзеңә чират җиткәнне көтү берничә сәгатькә сузылырга мөмкин. Алдага көннәрдә массовкада катнашу өчен өлкәннәр арасында кастинг узса, бүген исә балалар үзара көч сынаша.
«Зөләйха күзләрен ача» фильмы «Россия-1»каналы заказы буенча төшерелә. Режиссер – Егор Анашкин, баш оператор – Алексей Федоров, куючы рәссам – Мария Турская. Фильм нигездә Татарстанда, Лаеш районында төшереләчәк.
Зөләйха ролен уйнарга Чулпан Хаматова чакырулы. Иван Игнатов роленә актерлар Петр Федоров һәм Егор Корешков дәгъва кыла. Җинаятьче Гореловныуйнарга теләүче артистлар өчәү: Юрий Тарасов, Виталий Кищенко һәм Тимофей Трибунцев.
Комментарийлар