Казанда II Мәгариф министрлары форумы
Казанда икенче тапкыр «Киләчәкне формалаштыру» Мәгариф министрлары форумы узачак.
9–12 июньдә Казанда икенче тапкыр «Киләчәкне формалаштыру» Мәгариф министрлары форумы узачак. Бу хакта «Россия» күргәзмә-форумында Африка, Азия, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы илләре вәкилләре белән очрашуда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.
Чараны оештыруның нечкәлекләре белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева уртаклашты.
«Мәгариф өлкәсе – безгә тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк булган өлкә. Безнең киләчәк дөньяның тотрыклылыгы күбесенчә балаларыбызның ничек белем алуына һәм тәрбияләнүенә, күпполярлы дөньяның әһәмиятен аңлауларына, башка ил гражданнарына хөрмәт белән карауларына, кооперация төзүләренә, дуслыкларына бәйле», – дип сөйләде ул.
Беренче форум 2023 елда узды. Ул вакытта чарага Татарстан башкаласына 40 илдән министрлар килгән иде.
Фото: mon.tatarstan.ru
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Декоратив-гамәли сәнгать осталары борынгы Казан риваятьләренә һәм мифларына багышланган эшләрен тәкъдим итә ала.
«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Декоратив-гамәли сәнгать осталары борынгы Казан риваятьләренә һәм мифларына багышланган эшләрен тәкъдим итә ала. Алар дүрт юнәлештә башкарылган булырга тиеш: тирене сәнгатьле эшкәртү, киез басу, чигү, керамика, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Конкурска 2024 елда иҗат ителгән эшләнмәләр генә кабул ителә. Конкурс эшләрен онлайн сайлап алу 21 июльдән 1 августка кадәр узачак, соңрак икенче турга үткән эшләрне кабул итү оештырылачак. Конкурс нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен иҗат эше фотосы беркетелгән гаризаны 20 июльгә кадәр «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына» билгесе белән saumykazan@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала.
Конкурс ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар