Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Илһам Шакировка багышлау концерты узачак

17 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә “Илһам Шакировка багышлау. Трибьют” концерты узачак. Концертны «Yummy Music Band» төркеме тәкъдим итә. Бу кичтә төркем музыкантлары һәм солистлары тарафыннан атаклы җырчының репертуарында яңгыраган әсәрләр башкарылачак.

Yummy Music инди-лейбланың генераль продюсеры Ильяс Гафаров:
– Безнең төркемдә Казанның иң талантлы музыкантлары тупланды. Чыгышларыбызны  күргәннәр игътибар иткәндер, сәхнәдә без шактый күп. Берьюлы 13 кеше чыгыш ясый. Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россияне алганда да шактый күләмле проект булып торабыз. Шәхсән мин элеккеге пластинкаларны яратып тыңлыйм. Шушы пластинкаларда тере уен кораллары яңгырашы белән илһамланам. Үзем кебек үк кешеләрне бергә туплап тулысынча тере яңгыраштагы проект булдыру турында хыялланган идем. Тора-бара бу хыял тормышка ашты. Без үзебез дә профессионал яктан үстек, тамашачы да җитлекте. Концертларыбызны мондый зур, затлы залда үткәрә алуыбызга шатбыз.Сыйфатлы музыка ишетергә теләүчеләрне чарабызга чакырабыз, – ди.  

«Yummy Music» лейблы – альтернатив, заманча музыка тудыручы, тәкъдим итүче мәйданчык. И.Шакиров иҗатын алар заманча ача. Моңарчы да Шакировка багышланган концертлары булып узган иде. Үз чорында татарның атаклы җырчы – үзе дә татар җыр сәнгатендә революция ясаган шәхес. Бу хакта җырчы Илгиз Шәйхразиев тә искә алып узды. 

–    Тере тавышка, музыкантлар белән иҗат итү бик рәхәт. Алар белән аралашу, нигәдер өйрәнү – үзе бер бәхет. Әле концертка кадәр, безнең репетицияләребез вакытында чын иҗат мизгелләре кичерәбез. Без башкарган әсәрләр һәрвакыт аерылып тора. Бер үк җыр, төрле концертта төрлечә яңгырарга мөмкин. Трибьютлар белән генә чикләнергә уйламыйбыз. Ә киләчәктә Әлфия Авзаловага да трибьют эшләргә исәп бар. Гомумән, 90 нчы елдагы җырларга яңа сулыш бирсәк яхшы булыр иде, – диде И. Шәйразиев.

Исегезгә төшереп узабыз: «Yummy Music Band» төркеме – үзенчәлекле, талантлы музыкантларны һәм җырчыларны туплаган төркем. Алар Казанның ачык һавада узган проектларында еш катнаша. Үз тамашачыларын булдырган үзенчәлекле һәм бары тик тере тавыш белән генә чыгыш ясый торган коллектив.  «Yummy Music Band» җыр аранжировкалары белән дә аерылып тора. Лабораториянең сәнгать җитәкчесе – композитор, саунд-продюсер Юрий Федоров, ул кайчандыр Илһам Шакиров белән бер сәхнәдә чыгыш та ясаган.  Илһам Шакиров рухын яхшы хәтерләвен дә белдереп узды. 

0+

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ