Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Ильяс Айдаров күргәзмәсе

Казанлылар һәм шәһәребез кунакларының рәссамның иҗаты белән тагын да якыннанрак танышу мөмкинлеге бар.

 

Хәтерлисездер, әле май аенда гына “Гаилә һәм мәктәп” журналының тышлыгында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Татарстанның һәм Россиянең атказанган рәссамы, ТР ның Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, затлы нәсел дәвамчысы Ильяс Айдаров һәм аның хатыны Полина ханымның фотоларын биргән идек. “Тукайдан бер кул аша” дигән язмада рәссамның нәсел тамырлары, ничек итеп иҗатка килүе турында шактый җентекле итеп бәян ителгән иде.

Казанлылар һәм шәһәребез кунакларының рәссамның иҗаты белән тагын да якыннанрак танышу мөмкинлеге бар: Некрасов урамындагы (32 нче йорт) Дом-Аrt галереясында зур күргәзмә ачылды. Анда Ильяс Айдаров үзенең акварельләрен, ә Полина фьюзинг техникасында башкарылган колье, каптырма, йөзек кебек бизәнү әйберләрен һәм пыяладан эшләнгән башка эшләнмәләрен тәкъдим итә.

Ачылышта иҗади гаиләнең дуслары, якыннары  истәлекләр белән уртаклаштылар, иҗади гаиләгә киләчәктә дә уңышлар теләделәр.  Билгеле инде Айдаровларның нәсел тамырларын да кузгатмый калмадылар: Тукайның язмышында шактый зур роль уйнаган Мотыйгулла Төхвәтуллин (Уральскидагы Кызыл мәчетнең имам-хатыйбы, “Мотыйгия”мәдрәсәсенә нигез салучы), күренекле опера җырчысы Галия Кайбицкая һәм Ситдыйк Айдаров, күп еллар Татарстан Архитекторлар берлеген җитәкләгән Сәйяр Айдаровларны  хөрмәт белән искә алдылар. Рәссамның әнисе 96 яшьлек Люция Хөсәен кызы да балаларының шатлыгын уртаклашырга килгән. 

Ачылышка Кайбыч районы башлыгы урынбасары  Рәмис Халялиев һәм Галия Кайбицкая исемендәге музей җитәкчесе Чулпан Камалиева да чакырулы иде.

-Безнең Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеенда да Ильяс әфәнденең эшләре байтак,- ди Чулпан Галимулловна.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ