Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышланган чаралар узачак

Каюм Насыйри музеенда татар мәгърифәтчесе һәм галим-энциклопедистның туган көне 14 февральдә түгәрәк өстәл узачак һәм күргәзмә ачылачак.

«Бу искиткеч кеше үзен татар халкына, аның мәгърифәтенә багышлаган, – ди К.Насыйри музее мөдире  Кадрия Хәлимова.  – Галим үз халкын белемле, мәдәниятле итеп күрергә теләгән. Әгәр ул булмаса, бүген татар теле һәм башка гуманитар дисциплиналар без белгәнчә булмас иде. Без барыбыз да аңа бурычлы».

«Каюм Насыйри: музей киңлегендә мирасны актуальләштерү» түгәрәк өстәле кысаларында Каюм Насыйри эшчәнлегенең күпкырлы булуы, аның гуманитар фәннәр үсешенә керткән өлеше турында фикер алышачаклар. Төп бурыч галим мирасын саклау һәм популярлаштыру өчен мәдәният һәм фән учреждениеләренең үзара хезмәттәшлегенең максималь нәтиҗәле ысулларын эзләү,  дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат үзәге. 

«Мәгърифәт юлында» күргәзмәсендә галимнең кулъязма һәм басма хезмәтләре, Татар бистәсе халкының көндәлек тормышы белән бәйле көнкүреш мәдәнияте предметлары тәкъдим ителә.

Күргәзмәнең зур өлешен XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы шәмаилләре тәшкил итәчәк, алар татар халкы тормышында үзенчәлекле энциклопедия ролен уйнаган. Аларда изге урыннар һәм мәчетләр, Изге Коръәннән текст-җөмләләр, афоризмнар һәм шигъри әсәрләр фрагментлары сурәтләнгән. Аларның күбесе Казан диния академиясе профессорлары Иван Покровский һәм Николай Катанов тарафыннан җыелган.

Белешмә:
Галим-энциклопедист –  тарих һәм әдәбият, педагогика һәм медицина, игенчелек һәм ботаника буенча 60 тан артык фәнни хезмәт авторы. Аның эшчәнлегендә татарлар өчен вакытлы матбугат ролен үтәгән календарьларны даими бастыру аеруча мөһим. 

0+

Мөршидә Кыямова

Фотолар ТР Милли музееннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ