Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Марат Садыйков бюсты куелачак

Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау эшлеклесе, республикада 2018–2023 елларда сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Марат Садыйков истәлеген мәңгеләштерү максатыннан бюст кую тантанасы узачак.

Тантана  28 февральдә Казанда  Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә үтәчәк.

Чара Казан шәһәре, Чуйков урамы, 54, М. Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе (1 нче терминал янындагы сквер) адресы буенча 8 сәгатьтә 30 минутта узачак, дип хәбәр итәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. 

Тантанада Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә  Фазлыева һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашачак.

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ