Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам һәм инновацион методлар

Тиздән Татарстан мәктәпләрендә гарәп телен икенче чит тел буларак өйрәтә башлаячаклар. Инде аны кертү юнәлешендә эш башланган. Октябрь ахырында Казанда булып узган мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумында әнә шул турыда сөйләштеләр. Моннан тыш, биредә ислам динен заманча ысуллар белән укыту һәм инновацион методлар куллану турында да фикер алыштылар. Форум «Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында үтте.

Тиздән Татарстан мәктәпләрендә гарәп телен икенче чит тел буларак өйрәтә башлаячаклар. Инде аны кертү юнәлешендә эш башланган. Октябрь ахырында Казанда булып узган мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумында әнә шул турыда сөйләштеләр. Моннан тыш, биредә ислам динен заманча ысуллар белән укыту һәм инновацион методлар куллану турында да фикер алыштылар. Форум «Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында үтте.

 

Инновацияләр һәм традицияләр очрашкан мохит

Ел саен үткәрелә торган чара Россия ислам мәгарифенә кагылышлы иң әһәмиятле фикерләр, яңалыклар һәм инициативалар белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Быелгы чара да үзенең киң колачлы булуы һәм дәрәҗәсе белән аерылып торды: ике көн дәвамында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре һәм мөселман белем бирү оешмалары укытучылары фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты, яңа юнәлешләр билгеләде.

Симпозиумның беренче көне хәзерге мөселман мәгарифенең иң актуаль юнәлешләренә багышланды. Цифрлы трансформация, рус һәм татар телле укучылар өчен гарәп телен укытуның яңа методлары, мәчетләр каршындагы курсларның җәмгыятьтәге роле, белем бирү программаларының хокукый нигезләре – болар барысы да җанлы фикер алышуларга этәрде.

Катнашучыларның игътибарын мәктәп укучылары өчен белем бирү программаларын лицензияләү һәм гарәп телен укытуның федераль курсын эшләү буенча мастер-класслар, шулай ук социаль хезмәткә, ислам банкингы һәм мәчет каршындагы курсларда заманча педагогик технологияләрне куллануга багышланган чыгышлар җәлеп итте.

 

Мәрҗаниләр һәм Барудиларның яңа буыны

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе:

– Күренекле татар дин галиме Мөхәммәд Морад әр-Рәмзи әл-Казани әл-Мәнзиләви «Тарих голәма Болгар вә Казан» китабында элекке татар дин галимнәре турында түбәндәгеләрне яза: «Әлеге татар мөселманнарының юлына килгәндә, алар барысы да – сөнниләр, дин мәсьәләләрендә барысы да Матуриди тарафдарлары, ә гамәлләр мәсьәләсендә хәнәфиләр булган. Бүгенге көнгә кадәр алар арасында дингә яңалык кертүчеләр булмады». Хәнәфи мәзһәбе – татарлар өчен 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар дин галимнәре тоткан һәм алга сөргән традицион ислам моделе. Игътибарны инкыйлабка кадәр татар халкының күренекле шәхесләре үсеп чыккан татар мәдрәсәләренең уку программаларына һәм дәреслекләренә юнәлтик. Мәсәлән, гакыйдә дәреслекләре: Нәҗмеддин ән-Нәсәфинең «Гакаид ән-Нәсәфия» китабы һәм аның шәрехләре, Җәләлетдин әд-Дәваниның шәрех белән язылган «Әл-гакыйдә әл-Гадудия» китабы («Шәрх Мулла Җәләл» исеме белән билгеле), Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) «Әл-Хикмә әл-бәлига әл-җәнния фи шәрх әл-гакаид әл-хәнәфия» китабы. Татар дин галимнәренең зур күпчелеге гакыйдә мәсьәләсендә әһле-сөннәт вәл-җәмәгатькә ияргән, ягъни хәнәфи-матуриди мәктәбенә таянган.

Мин китергән мәгълүматлар Мәрҗаниләр һәм Барудиларның яңа буынын үстерү өчен алга таба нинди юл белән барырга кирәклеген ачык күрсәтә: ул да булса – шәкертләргә илебезнең инкыйлабка кадәрге танылган дин галимнәре укыган татар мәдрәсәләре программалары һәм дәреслекләре буенча белем бирү.

 

Мәктәпләрдә гарәп теле

Минзәлия Закирова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары:

– Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин тәкъдиме белән Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпләрдә гарәп телен икенче чит тел буларак кертү юнәлешендә эш башланды. Эш төркеме булдырылды, һәм алдагы биш елга «юл картасы» төзелде. Татарстанның инде дистә еллар дәвамында аерым мәктәпләрдә гарәп телен укыту, олимпиадалар үткәрү, дәреслекләр эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, эш төркеменә Татарстаннан да вәкилләр кертелде. Алар – Россия ислам институты проректоры Рафис Закиров, КФУдан Наилә Минһаҗева. Хәзерге көндә уку предметы буенча федераль эш программалары әзерләнә. Алга таба дәреслекләр эшләү, әлеге юнәлештә белгечләр әзерли башлау күздә тотыла. Әлеге мәсьәлә буенча 24 сентябрь көнне Фәннәр академиясендә галимнәр катнашында түгәрәк өстәл узды.

Күп еллар дәвамында республикада гарәп теле буенча республика олимпиадалары үткәрелеп килә. Татар халкының күренекле уллары – танылган мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр, мөгаллимнәр өчен укулар, чаралар үткәрелеп тора. Мисал өчен, иртәгә Казан шәһәрендә «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» конференциясе уза. Әлеге чара – яшь буынга милли-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә бик мөһим чараларның берсе.

Милли мәгариф юнәлешендәге күп кенә проектлар дәүләт программалары кысасында, шулай ук Телләр комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, республиканың һәр шәһәре, районында «Мөнбәр» театрының «Аклыкка илтсен юллар» дип аталган тамашасы баруын күреп торасыздыр. Әлеге һәм башка күп кенә чаралар республика җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Тирән белемле, күркәм холыклы, әхлаклы шәхесләр тәрбияләү – безнең барыбызның да төп максатыбыз.  

 

Мәчет каршындагы курслар

Ленар Хамматов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе:

– Соңгы дистә елларда мәчет намаз урыны буларак кына түгел, ә рухи-агарту үзәге буларак та кабул ителә. Бу эшнең төп юнәлешләреннән берсе – мәчетләр каршында үткәрелә торган ислам нигезләре буенча курслар. Әлеге дәресләр аерым бер миссияне үти: алар белем бирү, рухи яктан тәрбияләү функцияләрен берләштерә, бу мөселманнар арасында иманны ныгытуга, шулай ук дин белән кызыксынучылар өчен исламга йомшак, артык мәҗбүр итмичә чакыруга ярдәм итә. Исламга яңа килүчеләр курсларга еш кына үзләренең шәхси сораулары һәм шикләнүләре белән килә. Алар шәхси кризис, мәдәни, дини кызыксыну яки тормыш мәгънәсен эзләү белән дә параллель булырга мөмкин. Мәчет каршындагы курслар аларга структуралы программа тәкъдим итә, ул бу сорауларга җавап бирү генә түгел, ә белемнәрне алга таба тарату өчен дә илһам бирә.

Ислам белән беренче тапкыр кызыксынучы кеше өчен мәгълүмат хаосы яки кайбер дини чыганакларның артык кырыслыгы зур проблема тудырырга мөмкин. Мәчет каршындагы курслар, уку өчен куркынычсыз һәм йомшак мохит тәкъдим итеп, бу проблеманы хәл итә.

Белемнәрне системалаштыру: курслар иң нигезләрдән (гакыйдә, намаз, тәһарәт) башлап структуралы программа бирә. Бу мәгълүмат зур мәдрәсәләрдә була ала торган югары гыйлемнән куркуны бетерә һәм яңа гына килүчеләргә динне адымлап үзләштерергә мөмкинлек бирә. Тере аралашу: укучыларның укытучыга сораулар бирергә мөмкинлекләре туа, бу, Интернет аша мөстәкыйль өйрәнгәндә еш очрый торган ялгыш аңлатмаларны һәм хаталарны бетерергә ярдәм итә. Басым булмау: курслар гадәттә аңлауга һәм практикага юнәлтелгән, каты академик гыйлем алуга түгел.

Бүгенге көндә бу агарту эшчәнлеге формасын үстерү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Беренчедән, яшьләр арасында дини белемгә кызыксыну артуы күзәтелә. Күбрәк яшьләр мәгънәле җаваплар эзли, рухи үсешкә омтыла. Шуңа күрә аларның кабул итүенә яраклаштырылган махсус программалар булдыру зарур: материалны заманча тапшыру ысулларын, дискуссия элементларын, интерактивлыкны, медиаформатларны куллану.

Икенчедән, онлайн технологияләр бик тиз үсә. Видеолекцияләр, дистанцион курслар, мәчетләрдән туры эфирлар билгеле бер шәһәр яки төбәк чикләреннән читтәге аудиторияне колачларга мөмкинлек бирә. Бу аеруча мәчеткә даими йөрү мөмкинлеге булмаган кечкенә торак пунктлар өчен мөһим. Өченчедән, ислам белән кызыксынучылар өчен курслар булдыру өметле юнәлеш булып тора. Мондый дәресләр мәчет һәм җәмгыять арасында күпер, дингә йомшак, хөрмәтле чакыру формасы була ала.

Әмма проблемалар да кала бирә. Беренчесе – квалификацияле укытучылар җитмәү. Икенчедән, җәмгыять аңында мәчет курслары бары тик өлкән яшьтәгеләр яки инде дингә кергән мөселманнар өчен генә дигән фикер ныгыган. Бу киңрәк аудиторияне җәлеп итүгә комачаулый. Шулай ук мәгълүмат ягыннан ябыклык. Күп төбәкләрдә кешеләр мондый курслар булуын белмиләр дә. Заманча реклама, социаль челтәрләр, афишалар яки ачык чараларның җитәрлек күләмдә булмавы потенциалның ачылмавына китерә. Мәчет каршындагы курслар  ул – гади белем бирү мәйданчыклары гына түгел, ә рухи яңарышның һәм исламга чакыруның төп коралы. Алар дөрес оештырылган булса, буыннарны берләштерергә, шәхесне тәрбияләргә, җәмгыятьне ныгытырга һәм шәфкатьлелек, гаделлек һәм тынычлык турындагы белемнәрне таратырга сәләтле.

 

«Иң көчле укучыларны гына алабыз»

Гөлфирә Мартынычева, Әлмәт ислам мәдрәсәсенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– 27 ел дәвамында безнең мәдрәсәдә 700 дән артык студент белем алып чыкты. Быел көндезге бүлектә 150 гә якын шәкерт укый, шулай ук кичке уку бүлеге дә уңышлы эшләп килә. Анда 300 дән артык кеше белем ала. Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан; Самара, Пенза, Оренбург, Тула, Иваново, Сведловск өлкәләреннән; Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Ульяновск, Новосибирск һәм башкалардан укырга киләләр. Ел саен 25–30 студент кабул итүне планлаштырабыз, әмма укырга теләүчеләр күбрәк. Абитуриент лагерен оештырып, имтиханнар бирдереп, конкурс уздырып, иң көчле укучыларны гына алабыз. Ел саен шәкертләребез республика Коръән бәйгесендә призлы урыннар ала. Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәк олимпиадасында һәм татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республика олимпиадасында да җиңеп кайталар. Берничә ел элек дин өлкәсендә белем бирәчәксең дисәләр, ышанмас та идем. Шундый очрашуларда бер-берең белән танышып, уртаклашып, элемтәгә чыгып эшли башлыйсың. Төрле мөхтәсибәтләр һәм мәдрәсәләр кулланган тәҗрибәләрне күреп, үзебезгә дә кертергә һәм файдаланырга тырышабыз.

 

Ислам нигезләрен импровизация аша

Зөлфия Сәетгәрәева, Азнакай шәһәренең «Ак мәчет» мөгаллимәсе, Азнакай гимназиясендә әхлак дәресләре алып баручы:

– Тормыш юлында сораулар күбрәк туган саен, аларга җавап табу өчен белемнәр дә күбрәк таләп ителә. Ислам фәнендә «Гакыйдә» дигән предмет бар. Дин белгечләре бу сүзне дөньяга караш дип тәрҗемә итә. Образлы итеп әйткәндә, «Гакыйдә» ул – кешеләр төзи торган тормыш исемле бинаның нигезе. Фәннең максаты ныклы һәм дөрес идеологик нигез булдырудан гыйбарәт. Мин 2021 елдан Азнакай шәһәренең үзәк мәчете – «Ак мәчет»тә бу фәнне укытам һәм аның аша белем алу кешеләргә тормышта өстенлекләрне дөрес куярга, акылны һәм рухны камилләштерергә ярдәм итүенә көннән-көн инана барам. Параллель рәвештә «Фикъһ», «Әхлак», «Тәҗвид», «Коръән уку һәм ятлау» кебек фәннәргә өйрәтү бара. Мөгаллимнәребезнең район мәктәпләрендәге хезмәте аеруча игътибарга лаек. Без класс сәгатьләрендә әхлакый темаларга әңгәмәләр алып барабыз. Алар укучыларга бик ошый, чөнки бу дәресләрдә рольле уеннар, импровизацияләр, темага анализ ясалган кечкенә гыйбрәтле хикәяләр кулланыла. Мөгаллимнәр Ризаэддин Фәхреддиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча төзелгән программа белән эшли. Ризаэддин Фәхреддиннең: «Балачакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмаячак», – дигән сүзләре бар. Тәрбияле бала алтыннан да кадерлерәк. Хәзерге болганчык заманда, әдәп әхлак белән яшәү юнәлешләрне дөрес билгеләргә ярдәм итә.

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ