Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Республика һәм Шәһәр көне ничек үтәчәк?

Җәй фасылының көзгә эстафетаны тапшырырга җыенган август ахыры республикабыз халкы өчен тарихи вакыйга буларак та кадерле. Моннан нәкъ 32 ел элек, 1990 елның 30 августында, Татарстан үзенең суверенлыг...

Җәй фасылының көзгә эстафетаны тапшырырга җыенган август ахыры республикабыз халкы өчен тарихи вакыйга буларак та кадерле. Моннан нәкъ 32 ел элек, 1990 елның 30 августында, Татарстан үзенең суверенлыгы турындагы Декларацияне  кабул иткән иде. Заман шаукымы тәэсирендә соңгы елларда бу көн, элеккеге сәяси төсмерен җуеп, күңел ачу чаралары көненә әйләнеп калды шикелле. Ә инде бәйрәм итәргә, күңел ачарга дигәндә безнең халык сыната торганнардан түгел инде анысы. Быел да 30 август көнендә мәркәзебез – Казан төрле мәдәни, күңел ачу чараларыннан  иртәдән алып төнгә гөрләп торачак. Әле Республика көненә кадәр үк башкалабызда кайбер бәйрәм чараларына 25 августта ук старт биреләчәк. Бәйрәм чаралары шулкадәр күп, һич санап бетерерлек кенә түгел. Шулай да кайбер үзенчәлеклерәкләре хакында берничә сүз әйтми булмас.
Әйтик, 30 август көнендә Казан кремле диварлары буйлап һәм Бауман урамы башында үзмәшгульләр катнашында ярминкә гөрләячәк. Үзмәшгульләр җитештергән товарлардан торган киштәләрнең озынлыгы гына да 225 метрга сузылачак. Әле бу кадәр озын киштәнең Россиядә моңарчы булганы юк иде, бу инде үзе үк бәйрәм рекорды дигән сүз.
Күңел ачу чараларына килгәндә, ул иртәнге сәгать 11 дә Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» тамашасы белән башланып китәчәк. Фирдүс Тямаев җитәкчелегендәге меңнән артык оста гармунчылар парады Тукай скверыннан кузгалып,Бауман урамы буйлап Казан Кирмәненә таба юл тотачаклар. Анда инде флешмоб үтәчәк. Эшче яшьләрнең сәхнә осталыгын күрсәткән «Безнең заман-Наше время» фестивале җиңүчеләре концерты, «Түгәрәк уен» фестивале дә бәйрәм тамашачылары хозурында булачак. Төп бәйрәм концерты кичке якта «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда узачак. Шулай ук 30 август көнне Tat Cult Fest дигән V яңа татар мәдәнияте фестивале дә үз тамашачысын көтеп кала. Быел ул, башка еллардагыча Казан кремле территориясендә түгел, Татарстан Милли китапханәсе каршында – Солтангалиев мәйданында үтәчәк. Бу көнне Казан филармониясе янындагы бакчада халкыбызның мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачу тантанасы да була.
Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнары тирәсе исә гадәттәгечә татар җанлы милләттәшләребез хозурында булачак. Анда «Милли кием», «Казан сөлгесе» кебек милли чаралар үтәргә тиеш. Ә Казан ипподромында исә ат чабышлары узачак.
30 августта үтәчәк бәйрәм чаралары хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ