Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Шәһәр һәм Республика көнен ничек бәйрәм итәчәкләр

Шәһәр халкын патриотик номерлар, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру, кино күрсәтү, джаз төркемнәре парады һәм башкалар көтә.

Татарстан башкаласында 28—30 августта Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итүгә һәм «Россиядә БРИКС илләре диксилендлары һәм этно-джаз ансамбльләре съезды» халыкара фестивален уздыруга багышланган күпсанлы чаралар узачак. Шәһәр халкын патриотик номерлар, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру, кино күрсәтү, джаз төркемнәре парады һәм башкалар көтә. Төп мәйданчыкта — «Казан» Гаилә үзәге янында — 30 августта контракт буенча хәрби хезмәткә язылу мөмкинлеге булачак. Вакыйгалар Казансу акваториясе өстендә фейерверк белән тәмамланачак. Өч көн эчендә шәһәр урамнары джаз белән тулачак, аны трамвайларда, паркларда һәм яр буйларында ишетергә мөмкин булачак, төгәл мәгълүмат — KZN.RU программасында.

28 нче августта
«Крылья Советов» паркында 14:00 дән 18:00 гә кадәр бәйрәм чаралары узачак. Халыкны үзешчән сәнгать төркемнәре һәм профессиональ артистлар чыгышлары, конкурслар, күңелле стартлар һәм башка активлыклар көтә.

16:00 дан 20:00 гә кадәр Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта Шәһәр һәм Республика көненә ретродискотека һәм аниматорлар белән концерт программасы.

20:00 дә казанлылар ачык һавада фильмнар карый ала. Аксенов скверында «Мы из джаза» фильмын, Балыкчы бакчасында «Поющие под дождем» картинасын, ә Кабан күле яр буенда «Привет, Долли» фильмын күрсәтәчәкләр.

29 нчы августта
Джаз фестивале программасы Бауман урамындагы Федор Шаляпин һәйкәле янында ачылачак. 12:00 дә композицияне Abelardo and Amigos (Куба), 12: 30 да Joander Santos Quartet (Бразилия) башкарачак. Соңрак «Раги-Ганги» (Һиндстан) һәм Doo Jazz Band (Кытай) төркемнәре уйнаячак. 14:30 да Джавахарлала Неру исемендәге мәдәният үзәге музыкачылары (Һиндстан) чыгачак, 15:00 - студентлар музыкаль ансамбльләре, ә 15:15 - Андрей Мачнев җитәкчелегендәге балалар биг-бэнды чыгыш ясаячак. Бауман урамындагы сәгать янында15:50 сәгатьтә Казанның «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры уйнаячак.

Бауман урамы буйлап 16:00 дан 17:15 кә кадәр парад белән «Дикси а ля Тюрк» (Төркия), Dixie-Friends (Ростов-на-Дону), «Нижегородский ДИКСИЛЕНД» (Түбән Новгород), Moscow RAGTIME BAND һәм Easy Winners (Санкт-Петербург) төркемнәре узачак. Шул ук вакытта Петербург урамында «Сибирский диксиленд» (Новосибирск), Zava Matotra (Африка), «Уральский Диксиленд» (Чиләбе), «Симха» клейзмер ансамбле (Казан) төркемнәренең йөрешен күрергә мөмкин булачак.

Зур фестиваль концерты Г.Камал исемендәге театры янындагы сәхнәдә узачак. 17:00 дән 18:00 гә кадәр Иран, Мисыр, Нигерия студентлар ансамбльләре, Кытайдан Эквадор дуэты һәм соло, «Дикси а ля Тюрк» һәм MOSCOW RAGTIME BAND төркемнәре чыгыш ясаячак. Аның артыннан сәхнәгә Петр Востоковның зур джаз оркестры, «Dixie-Friends» төркеме чыгачак. Аларны 18:00 дән 19:00 га кадәр тыңларга мөмкин булачак. Киләсе сәгатьтә джаз композицияләрен Abelardo and Amigos, Zava Matotra, «Раги-Ганги» һәм Joander Santos Quartet уйнаячак. 20:10 нан 21:00 сәгатькә кадәр балалар биг-бэнды, Easy Winners һәм «Сибирский диксиленд» чыгыш ясаячак. Концертны Doo Jazz Band, Джавахарлала Неру исемендәге концерт үзәге музыкантлары, «Нижегородский диксиленд» һәм «Уральский диксиленд» тәмамлаячак.

Шул ук көнне 20:00 дән 22:00 гә кадәр Балыкчы бакчасында «В джазе только девушки» картинасын, ә Аксенов скверында – «Волга, Волга» фильмын күрсәтәчәкләр.

30 нчы августта
Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү Казан Ратушасында Казанның Мактаулы гражданнарын хөрмәтләү тантанасы белән башланып китәчәк. Быел мондый исем Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга һәм «Горводзеленхоз» тресты МУП идарәчесе Роза Җаббаровага биреләчәк. Мактау китабына ТР башкаласын үстерү институты директорының беренче урынбасары – баш шәһәр төзүчесе Татьяна Прокофьева, «АК БАРС» Банк ГАҖ директорлар советы рәисе, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин, ICL – Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе кертеләчәк.

10:00 нан 16:00 га кадәр Горький исемендәге паркта спорт чаралары планлаштырылган. Монда ук 18:00 дән 20:00 гә кадәр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе бию программасы оештыра.

Көне буе диярлек – 10:00 нан 22:00 гә кадәр — Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары «УРАМ» дип исемләнгән урам культуралары фестивален карый алачак. Чара экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам мәдәнияте вәкилләрен берләштерәчәк.

10:30 сәгатьтә беренче килүчеләрне Казансу яр буендагы «Елмай» балалар паркы каршы алачак. Көн дәвамында әлеге киңлектә аниматорлар белән уеннар һәм музыкаль чыгышлар булачак.

Г.Камал исемендәге театр каршындагы территориядә «Уйна, гармун» халык иҗаты фестивале башланачак, ул 11:00 дән 13:00 кә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук ноктадан 14:00 тә музыкантлар Кремль яр буена кадәр йөрешне башлый.

Бәйрәмнең төп мәйданчыгы «Казан» Гаилә үзәге территориясе булачак. Концерт программасы биредә 11:00 дән 22:00 гә кадәр узачак. Җыр һәм хореография сәнгате осталары, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артистлары Казан, Татарстан һәм Россия турында патриотик җырлар башкарачаклар. Кич белән аларга Ватанга мәхәббәт хакында җырлар башкарачак театр һәм кино артисты Виталий Гогунский, «Станция МИР» фестивалендә катнашучылар, җырчы Фәүзия, яшь татар башкаручысы «Дышать», «Братья Грим» төркеме һәм Дима Билан кушылачак.

Шул ук мәйданчыкта көн дәвамында контракт буенча хәрби хезмәткә язылу үзәге һәм ату кораллары күргәзмәсе эшләячәк. Балалар өчен тир һәм башка активлыкларны оештырачаклар, шул исәптән аквагримны да кертеп, анда балаларга Татарстан һәм Россия флагларын, илнең истәлекле урыннары белән зур карта ясаячаклар. Профессионаллардан кул көрәше дә планлаштырылган.

Моннан тыш, джаз фестивалендә катнашучыларның чыгышлары көтелә:15:15 тә параллель рәвештә төрле сәхнәләрдә Андрей Мачнев җитәкчелегендәге балалар биг-бэнды һәм Zava Matotra төркеме композицияләрне башкарачак. Соңрак кунаклар «Уральский диксиленд» төркемен ишетәчәк.

Шулай ук «Казан» Гаилә үзәгендә Татарстанның һәр районыннан һәм шәһәр округыннан 45 пар никахлашачак. Яшь парларны төп сәхнәдә хөрмәтле кунаклар котлаячак.

Урицкий исемендәге паркта «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры 11:00 дән 12:00 гә кадәр чыгыш ясаячак. 12:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр «Крылья советов» паркында Easy Winners уйнаячак, ә «Әкият» курчак театры янындагы паркта – «Дикси а ля Тюрк». Федор Шаляпин һәйкәле янында 13:00 тән 14:00 кә кадәр «Нижегородский диксиленд» композицияләрен башкарачак. «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры һәм «Симха» ансамбле Лев Гумилев һәйкәле янында 13:30 дан 15:30 га кадәр чыгыш ясаячак. Горки-Әмәт урманында 14:30 да сәхнәгә «Сибирский диксиленд» чыгачак.

К.Насыйри урамында ЮНЕСКО химаясендә «Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы оештырыла. Чара 12:00 дә башлана, ә 17:00 дә тәмамлана.

«Милли кием» халык костюмы фестивале гадәттәгечә Кабан күле ярында Ш.Мәрҗани урамы ягыннан 12:00 дән 22:00 гә кадәр узачак. Бу юлы бәйрәм темасын Казан театры тарихына багышлаячаклар.

13:00 тән 15:00 кә кадәр эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестивале концерты дәвам итәчәк. Артистлар Г.Камал исемендәге театр территориясендә чыгыш ясаячак.

14:00 тән 15:00 кә кадәр Кабан күлендәге көймәдә Dixie Friends концерты планлаштырылган, ә 15:00 тән 16:00 га кадәр халык «Москва» ял итү судносында MOSCOW RAGTIME BAND төркемен күрә алачак. 14:00 тән 16:00 га кадәр ике катлы экскурсия автобусында композицияләрен «Уральский диксиленд» уйнаячак.

Казан Кремле мәйданчыгында 14:30 сәгатьтә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале старт ала. Аның хедлайнеры җырчы TATARKA булачак.

«Ике Кремль» алтынчы мотофестивале 13:00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәге янында махсус хәрби операция сугышчысының сәламләве белән башлана. 14:30 да байкерлар кәрваннаары Беренче Май мәйданында җыелачак, аннан шәһәрнең төп урамнары буйлап «Казан» Гаилә үзәгенә кадәр барачаклар. Финиш ноктасында мотоциклчыларны һәм тамашачыларны халыкара джаз фестивале вәкилләре һәм рэпер ST каршы алачак. Чара 17:00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Моннан тыш, «Казан» халыкара ат спорты комплексында ат спорты бәйрәме дә көтелә. Башлана 17:00 сәгатьтә.

Г.Камал исемендәге театр янындагы сәхнәдә фестиваль джаз концерты 18:00 дән 21:30 га кадәр узачак. Doo Jazz Band, Joander Santos Quartet, «Сантас-Нефедов» дуэты, Abelardo and Amigos, MOSCOW RAGTIME BAND һәм «Уральский диксиленд» музыкаль кичәсен ачачаклар. 19:30 дан 21:30 га кадәр дирижер Петр Востоков җитәкчелегендәге зур джаз оркестры һәм зур җыелма оркестр чыгыш ясаячак, шулай ук Master-Jam Fest узачак.

19:00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәге янында үзләрен иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән яшүсмерләргә паспортлар тапшыралар.

Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан ачык һавада «Казан көзе» XIII Халыкара опера фестивален уздыру өчен файдаланылачак. Кичәдә яшь опера җырчылары Дмитрий Чеблыков һәм Мариин театры солисты, Казанда Михаил Глинка халыкара конкурсы һәм Чайковский конкурсы лауреаты Мария Баракова чыгыш ясаячак. Артистларны 20:00 дән 22:00 гә кадәр тыңларга мөмкин булачак.

Көн 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ